Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшь килен” проектының унберенче сезоны старт алды

Казанда мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган “Яшь килен” проектының унберенче сезоны старт алды. Россиядә – Гаилә елы һәм Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында узачак курслар Аллаһы Тәгалә кануннары буенча бәхетле гаилә корырга һәм гаилә учагын саклап калырга теләүчеләр – 16 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, ярәшелгән мөслимәләр һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла. Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

Әлеге проект яшь мөслимәләрне сөекле хәләл җефет, кадерле әни һәм күркәм килен булу, бәхетле татар-мөселман гаиләсе төзү серләренә, татар халкының иң матур гаилә традицияләренә өйрәтә. Оффлайн форматтагы белем бирү курслары Коръән, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм ислам дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән. 

Очрашулар һәм видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр – бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнә.  Курсларга психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чакырыла. Алдагыларыннан аермалы буларак, бу юлы оештыручылар проектта хатын-кыз сәламәтлеге мәсьәләләренә һәм өммәт аналарының тормышын тәфсиллерәк өйрәнүгә багышлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ