Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь киленнәргә бурыч-хокукларын өйрәтәләр

Татарстан Диния нәзарәте яшьләр арасында популяр «Яшь килен» курсларына язылу башлану турында игълан итә. Курслар 1 октябрьдә 11 нче тапкыр үз эшен башлап җибәрәчәк.

Киленнәр мәктәбе Аллаһы Тәгалә кануннары буенча бәхетле гаилә корырга һәм гаилә учагын саклап калырга теләүчеләр – 16 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, ярәшелгән мөслимәләр һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла. Белем бирү курслары Коръән, Пәйгамбәребез  сөннәте һәм ислам дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.

Мөслимәләрне биредә академик белемнәргә ия, танылган остазлар һәм шәехләрдән никахта ир-хатынның бурычлары һәм хокуклары, мәһер, никахлашу өчен хәерле ир сайлау, яшь гаиләдә проблемалар, балалар тәрбияләү, никахта җенси мөнәсәбәтләр һ.б. турында тәфсилле лекцияләр көтә. Кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә ир сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк.

Киленнәрне Казанның төрле урыннарында кызыклы очрашулар, танышулар һәм башка чаралар көтә.

Мәгълүмат нәтиҗәлерәк һәм җиңелрәк үзләштерелсен өчен, оештыручылар алдан видеолар һәм текстлар әзерләп куйган. Белемнәрне тикшерү өчен, һәр дәрестә тест узарга кирәк булачак. Мөслимәләр шулай ук марафоннарда һәм практикумнарда катнашачак.

                                                                                                                                             Фото Татарстан Диния нәзарәтеннән алынды
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ