Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь тамашачы театры биналарын реконструкцияләүгә 665,7 млн сум юнәлдереләчәк

Островский урамы, 10 нчы һәм 12 нче номерлы йортларында урнашкан яшь тамашачы театры биналарын реконструкцияләүгә 665,7 млн сум юнәлдереләчәк. Тиешле тендер турында мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Реконструкцияне 2027 елның 18 гыйнварына тәмамлау планлаштырыла.

Проект җир эшләрен, фундаментлар ясау, тышкы киртә конструкцияләрен торгызуны, түбә монтажлауны һәм фасад эшләрен үз эченә ала. Шулай ук эчке бизәү эшләре һәм инженер системаларын – санитар-техник, электротехник һәм торбаүткәргеч системаларын төзекләндерү каралган.

Фото:  "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ