Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшә, Шигырь!» проектында Фатих Кәрим шигырьләре яңгырый

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрында «Яшә, Шигырь!» проекты эшли.

Бу проектның максаты – татар шагыйрьләренең бай шигъри мирасын популярлаштыру. Аларның матур шигырьләре телевидениедә, радиода, социаль челтәрләрдә сирәк яки бөтенләй яңгырамый, ди проект авторлары. «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм «PRO.Культура.РФ» платформасында уза торган туры эфирлар вакытында театр артистлары төрле авторларның шигырьләрен онлайн-режимда укыйлар.

Түбән Каманың Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында 19 февральдә 13.00 сәгатьтә артистлар офлайн-режимда  эшләячәк. Халыкара туган тел көне алдыннан алар  шәһәр халкын – шигъри сүзне яратучыларны чакыра. Шулай ук биредә шагыйрь-фронтовик Фатих Кәрим шигырьләрен укырга мөмкин булачак. Аның әсәрләре нәкъ менә сугыш елларында, сугыш барган җирләрдә барлыкка килгән. Аның шул чордагы прозасы һәм поэзиясе аеруча эчкерсез, тирән эчтәлекле, тормыш һәм үлем турында уйланулар белән тулы. Фронтовик-шагыйрь Кызыл Йолдыз ордены, Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән. 1945 елның 19 февралендә, 36 яшендә, сапер взводы командиры кече лейтенант Фатих Кәрим Кенигсберг янындагы сугышта батырларча һәлак була. 

 

Мөршидә Кыямова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ