Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшьләр ассамблеясы кешеләрне берләштерә

Мөхәммәтшин: «Татарстан Яшьләр ассамблеясы кешеләрне берләштерү бурычын уңышлы хәл итә».

Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы кешеләрне берләштерү бурычын уңышлы хәл итә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм Татарстан халыклары ассамблеясы советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге оешманың хисап-сайлау конференциясендә белдерде.

«Мин «яшьләр канаты»на рәхмәт белдерәм. Сез башкарган эшнең әһәмияте бик зур. Чөнки сез яшьләр белән эшлисез, аларга бу тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәсез, димәк, үз республикагыз һәм илегезнең киләчәге турында кайгыртасыз. Минемчә, сез үз идеяләрегез, инициативаларыгыз белән, гомумән, Россия өчен үрнәк булып торасыз», – диде парламент башлыгы.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, ялган мәгълүмат, төрле ресурслар аша Россиядә яшәүче халыкларны талаштырырга, алар арасында шик-шөбһә чәчәргә тырышулар булды.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, Татарстанда тизрәк җайлашсыннар өчен милли-мәдәни автономияләр һәм Яшьләр ассамблеясы җитәкчеләренә мигрантлар белән эшләргә кирәк.

«Чит ил кешеләре республикага укырга яки эшләргә килә. Һәм аларны безнең гаиләгә кабул итәргә, бергәләп глобаль гомумроссия мәсьәләләрен хәл итүгә кушылыр өчен күзәтергә кирәк. Моны эшләргә мөмкинлек бирүче корал табылган. Ләкин әле җитди эшлисе мәсьәләләр бар. Мәсәлән, мигрантлар арасында хокук бозулар», — дип билгеләп үтте ул.

Парламент башлыгы шулай ук республиканың Россиядә 30 ел элек Татарстан халыклары ассамблеясын оештырган бердәнбер төбәк булуын искәртте. Хәзерге вакытта биредә 175 милләт һәм халык вәкилләре яши.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ