Логотип Магариф уку
Цитата:

“Җидегән чишмә” очрашуы Рүзәл Мөхәммәтшинга багышлана

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе «Чичәннәр җыры» исемле әдәби-музыкаль кичә оештыра.

20 февральдә узачак кичә шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшинга багышлана. Әдәби чара Халыкара туган телләр көне уңаеннан оештырыла. Бу хакта Түбән Кама театрыннан хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшереп узабыз: “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Аның сәхнәсенең кунаклары – республикабызның иң танылган, иң затлы әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, төрле өлкәләрдә үзенең тырыш хезмәтен куйган данлыклы хезмәтчәннәр.

Талантлы шагыйрь белән очрашу – ул һәрвакыт мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы, ул һәрвакыт бәйрәм, ә алган тәэсирләр бик озакка истә кала. Кичәгә шәһәр һәм районның шигърият сөючеләре, җирле язучы-шагыйрьләр чакырыла.    

Шагыйрь үзе һәм үзенең күпкырлы әдәби эшчәнлеге турында сөйләячәк. Шулай ук Рүзәл Мөхәммәтшинның иҗатташ дуслары шагыйрьләр Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев, җырчылар катнаша.

 

Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ