Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллинның Урта һөнәри белем көне белән котлавы

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Урта һөнәри белем көне белән котлады.

Хөрмәтле укытучылар, җитештерү белеме осталары, студентлар һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар, кадерле коллегалар, сезне Урта һөнәри белем көне белән котлыйм!

Шунысы куанычлы: безнең Урта һөнәри белем системасының үз бәйрәме бар. Ул яшь белгечләр әзерләүдә барган үзгәрешләрнең бөтен масштабын, шулай ук көллият һәм техникумнар студентлары укый торган һөнәрләргә ихтыяҗ булуын ассызыклый.

Бүген һөнәри белем бирү  ул – иң тиз һәм интенсив үсеш алучы система. Бу өлкәдә меңләгән югары класслы белгечләр эшли, алар күп кенә яшьләр өчен беренче остазлары булып олы хезмәт тормышына юл ача. Үсеп килүче буында хезмәткә мәхәббәт һәм һөнәргә хөрмәт тәрбияләү – бу мөһим һәм мактаулы.

Безнең республикада һөнәри уку йорты алдында торган барлык бурычларны һәм перспективалы планнарны гамәлгә ашыру өчен тиешле шартлар тудырыла. Яңа остаханәләр һәм лабораторияләре булган иркен биналар, төзекләндерелгән тулай тораклар, эшче һөнәренең әһәмиятен һәм абруен күтәрүгә юнәлдерелгән «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру моңа дәлил булып тора.

Һөнәри белем  ул – безнең мөхтәрәм педагог-ветераннарыбыз салган нык традицияләр. Яңалыклар кертелүгә карамастан, үз эшенең уңышлы булуына ышану, ил иминлеге хакына иҗади хезмәт үзгәрешсез кала.

Бу истәлекле көндә барлык педагогик хезмәт ветераннарына, укытучыларга, остазларга, урта һөнәри белем бирү системасы хезмәткәрләренә һәм белгечләренә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

Чын күңелдән сезгә алга куелган максатларга ирешүдә ышаныч телим. Сәламәт булыгыз, бәхет, иминлек, уңышлар сезгә!

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ