Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллинның Өлкәннәр көне уңаеннан котлавы

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин педагогик хезмәт ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлады.

Кадерле педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән Өлкәннәр көне һәм

якынлашып килүче бәйрәм - Укытучылар көне белән котлыйм!

Фидакарь хезмәтегез, бай тәҗрибәгез, һөнәргә тугрылыгыгыз, акыллы киңәшләрегез һәм сабырлыгыгыз өчен ихластан рәхмәт белдерәм.

Сез республикабызның мәгариф системасы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керттегез. Без сезнең белән горурланабыз. Сез үсеп килүче яшь буын өчен лаеклы үрнәк булып торасыз.

Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, иминлек һәм мәхәббәт телим!

Якыннарыгызның игътибары,  җан җылысы сезгә яшәү көче бирсен, һәр яңа таң бәхет-шатлык китерсен!

Мәгълүмат һәм фото чыганагы: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ