Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң мөһиме – үз-үзеңә ышану

Укытучы язмышы, укытучы бәхете...

Мин авылда татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытам. Бу дәвер эчендә барысына да: шатлыклар һәм көенечләргә, җиңүләр һәм җиңелүләргә дә юлыктым. Ничә еллык хезмәт – эзләнүләр, уйланулар һәм ачышлар чоры булды. Кайбер вакытта барысын да яңадан башларга туры килсә дә, мин беркайчан да укытучы булганыма үкенмәдем.

Язмыш... Аңа рәхмәт әйтергәме? Әлбәттә, мең рәхмәт. Укучыларның күңелләрендә өмет чаткысы уяткан минутлары өчен, уңышсызлыклардан соң баланың “Булдырдым!” дип сөенгән мизгелләре өчен генә булса да язмышыма рәхмәтлемен. Алар белән бергә мин дә үземнең көчемә ышана башладым. Укучының җиңүләре минем дә җиңүемә, аның шатлыклары минем дә шатлыгыма әйләнә. Нәкъ менә шул минутларда мин үз-үземә әйтәм: “Язмышыңа зарланма, әгәр дә син бу юнәлешне сайлап алгансың икән, балаларны нинди булсалар, шулай кабул ит һәм бөтен йөрәгең белән ярат. Аларга ышан, алар белән кайна, чөнки синең вазифаң – балалар күңеленә мәхәббәт һәм шатлык өләшү”.

Минем педагогик фәлсәфәм – укучыны үз-үзенә ышанырга һәм әхлакый яктан камил булырга өйрәтү. Шул вакытта гына кеше: “Бу дөньяга мин ник килдем?” – дип, үз-үзеннән курыкмыйча сорый ала. Бала көченә ышансын өчен, укытучының аңа ышануы мөһим. Ә ул ышаныч – мәхәббәт, йөрәк җылысы, күңел нуры аша гына бирелә. Үз-үзеңә ышан, барысы да яхшы булыр.

Элеккеге авыл укытучысын замана укытучысы белән чагыштырып буламы? Була, әлбәттә. Элеккеге укытучының эш кабинетына, эш алымнарына күз салыйк. Кабинетта төп җиһазлар: парта, өстәл һәм гап-гади акбур белән яза торган такта. Укыту методикасы да озак еллар үзгәрешсез. Ә хәзерге авыл укытучысының һәр көне яңалыклардан гыйбарәт. Информацион технологияләр авыл мәктәбенең ишегенә дә үтеп кергән чорда эшлибез. Замана укытучысын компьютердан башка күз алдына да китереп булмый хәзер. Яңа технологияләрне өйрәнмәсәң, заманадан гына түгел, укучыларыңнан да артта калуыңны көт тә тор. Үзеңнең шәхси сайтыңны булдырырга, республикакүләм интернет-сайтлар белән бәйләнештә торырга, төрле бәйге-ярышларда катнашырга, конференцияләрдә чыгыш ясарга, һәрдаим үз өстеңдә эшләргә, укучыларыңны да зур ярышларда сынарга һәм иң мөһиме – сынатмаска һәм үз-үзеңә ышанырга кирәк.

Электрон журналлар һәм көндәлекләр белән эшләү дә язгы-көзге юл өзеклекләре вакытында, ата-аналар белән элемтәне өзмәс өчен, зур мөмкинлекләр тудыра. Әлбәттә, яңалыклардан куркып калмаска, барысын дә дәресеңдә куллана белергә кирәк. Компьютер, интерактив такталар куллану укытучыга вакытны отарга һәм дәресләрне мавыктыргыч, заманча үткәрергә ярдәм итә, балаларда кызыксыну уята, әлбәттә. Ләкин аларны куллана белү генә җитми. Синең эшеңнең нәтиҗәсе күренергә тиеш.

Укытучы халкының күңеле бала күңеле шикелле самими, якты бит аның. Укытучы гомере буе укый, эзләнә, тәҗрибә туплый. Укучыларга тирән белем бирүенә ирешү өчен, җәмгыятьнең дә мөгаллимгә зур ярдәме, укытучы һөнәрен хуплавы, аңа тиешле эш һәм тормыш шартлары тудыруы кирәк. Бигрәк тә менә шул вакытта без әхлаклы, тирән белемле, тормышта үз урынын табарга сәләтле буын тәрбияли алырбыз.

Фәния Гыйлемхан кызы РӘХМӘТУЛЛИНА, Балык Бистәсе районы Бәтке урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ