Логотип Магариф уку
Цитата:

Йөзә белүче балалар саны артачак

Михаил Мишустин раслаган ведомствоара программасы нигезендә 2030 елга кадәр 12,5 миллион бала йөзү күнекмәләренә өйрәнәчәк.

Йөзү дәресләре инде икенче сыйныфтан ук өйрәтелә башлаячак. Программа суда бату очракларын булдырмау максаты белән кертелә.

Белем бирү оешмалары каршындагы бассейннарда  бер ел эчендә 36 сәгатьтән торган уку программасын 670 меңнән ким булмаган бала үтә ала. Мондый мәктәпләрдә йөзә белүчеләрнең саны алты ел эчендә 80 процентка кадәр үсәргә тиеш. Программага шулай ук башка балалар оешмалары бассейннары һәм балалар өчен билгеләнгән ачык сулыклар кертелергә дә мөмкин.

Программаны гамәлгә ашыру  быелның беренче яртыеллыгында башланачак. Йөзү программасы буенча барлык балаларга, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре  чикләнгән  балаларга да прививка ясатылачак.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ