Логотип Магариф уку
Цитата:

Югары Әлки авылында «Мәтрүшкә бәйрәме» үткән

Әлки районы Югары Әлки авылында эшләүче «Тургай» фольклор ансамбле «Мәтрүшкә бәйрәме» уздырды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Закирова яза.

«Мин ел саен урман буенда, агачлыклар янында үскән хуш исле мәтрүшкәне җыярга яратам. Быел мәтрүшкә күпләп үскән бер аланлыкка тап булгач, клубыбыз мәдәният йортына йөрүче җырчыларым белән шул матур урынга барып, мәтрүшкә бәйрәме үткәрергә дигән фикер туды. Ансамбль оешкач, милли киемнәр тектергән идек, шуларны кидек. Гармунчыбыз да булды. Биектауда яшәүче сеңлемнең улы Самат җәйге ялда авылга кайтты. Ул баянчылар түгәрәгенә йөри, башлангыч дәрәҗәдә булса да берничә татар көен уйный да белә», – дип сөйләде мәдәният йорты мөдире Фәния Миңһаҗева.

Шулай итеп, әлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре рәхәтләнеп ял итеп кайта. Пешереп алып барылган милли ризыклар: итле бәлеш, башка камыр ризыклары белән табын коралар, мәтрүшкә салынган тәмле чәй кайнаталар. Табын артында, күмәкләшеп, борынгы милли җырларыбызны башкаралар. Кыш айларында хуш исе белән ямьле җәйне искә алырга ярдәм итүче һәм тәнгә сихәт бирүче мәтрүшкәсен исә өйгә җыеп алып кайталар.

Язмага реакция белдерегез

1

2

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ