Югары белем бирүнең яңа системасы БДИга тәэсир итмәячәк
Россиядә югары белем бирүнең яңа системасын кертү Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) үткәрүгә тәэсир итмәячәк, дип хәбәр итә РИА Новости, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Константин Могилевский сүзләрен китереп.
– Юк, бу БДИга бернинди йогынты ясамаячак, – дип ассызыклады ул.
Шулай ук, министр урынбасары сүзләренә караганда, үзгәрешләр чит ил гражданнары өчен квоталар системасына да кагылмаячак. Мәгариф һәм фән министрлыгы студентларны сайлап алу һәм әзерләү сыйфатын яхшырту өчен аларны бүлү механизмын камилләштерүне дәвам итәчәк.
Югары белем бирүнең яңа моделенә тулысынча күчү 2026 елда башланачак.
Хәзерге вакытта илдә РФ Президентының милли югары белем бирү системасын модернизацияләү турындагы указы тормышка ашырыла. 2023 елның маенда пилот проекты старт алды. Анда алты әйдәп баручы югары уку йорты катнаша, алар арасында МАИ, МИСИС, МПГУ, Кант исемендәге БФУ, СПГГУ һәм ТГУ бар.
Яңа модель кысаларында студентлар өч баскыч уза: база югары белем, махсуслаштырылган магистратура һәм профессиональ аспирантура.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар