Югары уку йортларында бүгенге көн вакыйгаларын өйрәнәчәкләр
Мәгариф һәм фән министрлыгы бүгенге көн вакыйгаларын вузларның тарих дәреслегенә кертүне хуплады. Бу хакта ТАСС агентлыгына ведомство җитәкчесе урынбасары Константин Могилевский хәбәр итте.
Могилевский сүзләренчә, 16 июльдә РФ Фән һәм югары белем министрлыгы каршындагы тарих мәгарифен үстерү буенча эксперт советы утырышы узачак, аның барышында дәреслек редакциясенең яңа концепциясе расланачак.
Тарих дәреслегендә махсус хәрби операция алшартлары, аның максатлары, бурычлары һәм үткәрүнең төп этаплары чагылыш табачак, дип белдерелә.
ТАСС материаллары буенча
Комментарийлар