Җәйнең ямен кем бетерә?
Ниһаять, җәйгә дә аяк бастык. Ә җәй – ул эш һәм ял фасылы. “Гаилә һәм мәктәп” журналының июнь саны да нәкъ менә шул хакта бәян итә.Яшь ярымлык бала белән бөтен Җир шарын әйләнеп чыгып буламы? “Ничек к...
Ниһаять, җәйгә дә аяк бастык. Ә җәй – ул эш һәм ял фасылы. “Гаилә һәм мәктәп” журналының июнь саны да нәкъ менә шул хакта бәян итә.
Яшь ярымлык бала белән бөтен Җир шарын әйләнеп чыгып буламы? “Ничек кенә әле?!” – ди “Бала белән дөнья гизү” язмасы авторы Раил Өметбаев, һәм кечкенә сабый белән сәяхәт итү серләрен чишә.
Балтач районы Кече Лызи урта мәктәбендә эш сөючән, тырыш балалар белем ала. Узган ел алар, яшелчә, җиләк-җимеш сатып, 130 мең сум акча эшләгән. Шуның өстенә, ел әйләнәсе балалар ашханәдә үзләре үстергән яшелчә белән тукланган. «ГМ» журналисты, әлеге күпмилләтле уку йортында булып, укучылар, укытучылар белән аралашып кайтты.
Башкаланың Мәскәү районында урнашкан 149нчы балалар бакчасында бер педагогка 3 сабый туры килә. Шуннан артык була алмый. Ни өчен икәнен “Бу бакчага чират юк” язмасын укып белә аласыз.
“Йолдызлы гаилә” сәхифәсенең бу сандагы кунаклары – Флүзә һәм Алмаз Миргаязовлар, ә “Зыялы гаилә” данлыклы Гыйләҗевләр нәселе турында сөйли.
Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?
Социаль челтәрләрдә, зур кибет, күңел ачу биналарында авыру балаларга ярдәм сорап язылган игъланнар пәйда булып тора. Метро, автобусларда да авыру балалар турында мәгълүмат тотып еш йөриләр. Кайвакыт шәһәр урамнарында, светофорга туктаган машиналар янына килеп, хәер сорыйлар. Кешеләр аларга акча бирәме? Хәйрия фондларының эше нидән гыйбарәт? Аларга кемнәр мөрәҗәгать итә ала? Шуларны үз мисалыбызда тикшереп карарга булдык.
Шундый тәти бала иде, әллә ни генә булды: каршы әйтә, кычкыра, ә кайчак бөтенләй дәшми йөри. Үсмер кызы яки улының кинәт кенә шулай үзгәреп куюы һәр әти-әнине борчылырга мәҗбүр итә. «Без балабызны дөрес тәрбияләмәгәнбез, нишләргә инде хәзер?!» – дип баш вата алар. “Хөрмәтле әти-әниләр, тынычланыгыз! Балагыз үсә! Ә сезгә аны аңларга гына кирәк”, - дип киңәш итә психолог Люция Закирҗанова “Чәнечкеле” үсмерләр” язмасында.
Яңа телефон яки күлмәкле булу өчен компьютер төймәсенә басу да җитә бүген. Товарны өеңә үк китереп бирәләр. Өйдән чыкмыйча гына «кибеттә йөрү» яшь балалы әниләр өчен аеруча уңайлы. Чөнки интернет-кибетләрдә ашау- эчүдән алып, йорт җиһазларына кадәр бар. Ләкин мондый шопинг вакытында берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Әлеге кагыйдәләр – “Диванга ятып... кибеткә” язмасында.
Өйдә баланың үзен генә калдырырга ярыймы? Башка чара булмаган очракта, моны балага зыян китермичә генә ничек эшләргә? Психолог үз киңәшләрен бирә.
Баланы лагерьга әзерләү кагыйдәләрен, лагерьлар турында мәгълүматны каян табарга икәнлеген “Әбигәме, лагерьгамы?” язмасын укып белә аласыз. Ә менә “Ике фикер” сәхифәсе авторлары җәйге каникулда баланы авылга җибәрү-җибәрмәү турында бәхәсләшә. Җәйге каникулда балаларны авылга әби-бабай янына кайтарып куярга ярыймы? Әллә инде бу җаваплылыкны чит кеше өстенә аудару, балаларны «кулдан ычкындыру» буламы?
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дибез. Соңгы елларда көчле затлар хатын-кыз «һөнәр»ләрен үз итә башлады. Сүзебез декрет ялында утыручы әтиләр турында.
Саф һава, кояш, су! Җәй көне елга буенда ял итүдән дә рәхәтрәк нәрсә бар микән?! Бу бит әле организмны чыныктыру өчен менә дигән мөмкинлек тә. Ләкин, кызганыч, ел саен сулыкларда ничәмә-ничә кешенең гомере өзелә. Шуңа күрә, су коенганда үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен белеп тору беркемгә дә комачауламый. “Йөзүнең йөз шарты бар” язмасы әлеге кагыйдәләрне исегезгә төшерергә, балагызны йөзәргә өйрәтергә булышыр.
Җәйнең ямен чебен бетерә. Безнең халык шулай ди. Чыннан да, җылы көннәрне без генә түгел, бөҗәкләр дә ярата. Табигатькә чыгам дисәң, алардан саклану чарасын алдан ук күрергә кирәк. Чөнки кайбер бөҗәкләрнең тешләве каты авыруга, хәтта үлемгә китерергә мөмкин.
Урамда шау-гөр килеп уеннар уйнау бик сирәк күренешкә әверелеп бара бүген. Урам уеннарын компьютер уеннары алыштырды: балаларны тышка куып та чыгарып булмый. Ә бит аларның иптәшләре белән уйный белүе бик мөһим! Ул аралашырга, җитезлеккә, тапкырлыкка, төркемдә эшләргә өйрәнә. “ГМ” инде онытылып барган күмәк урам уеннарын искә төшерә.
“Гаилә һәм мәктәп” журналы җәегезнең ямьле булуын, файдалы, күңелле узуын тели! Тагын шуны да искәртәбез: быел газета-журналларга язылу 16 июньгә кадәр генә дәвам итәчәк. “Гаилә һәм мәктәп”сез җәйнең генә түгел, өйнең дә яме китүен беләсездер, шәт?!
Комментарийлар