К. Насыйри авылында 8 млн сумлык спорт мәйданчыгы төзелгән
Моннан бер дистә ел элек Яшел Үзән районындагы Кече Шырдан авылын белүчеләр әллә ни күп түгел иде кебек. Милләт кызлары, егетләре биредә татарның бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның туганлыгын белсәләр дә, бирегә кайтып караучы да булмады диярлек – авыл картлары шаһит.
Перспективасыз авыллар исемлегенә кергән, юлы, мәктәбе, кибете, почтасы – бернинди инфраструктурасы булмаган бу авылның эзсез югалуына бер генә адым калган иде югыйсә.
2015 елдан башланган үзгәрешләрнең барысы да шушы авылда туып үскән, Казанда “Акведук” ширкәтен җитәкләүче Асия Наил кызы Гобәйдуллина белән бәйле. 9 ел эчендә авылда төзелгән объектларны санап китү дә ул оештырган “Каюм Насыйри туган җирне торгызу” фондының никадәр саллы эшләр башкаруы турында сөйли. Каюм Насыйри акчасына салынган мәчет, реставрацияләнеп, файдалануга тапшырылды, чишмәләр төзекләндерелде, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә – монумент, XIV–XV гасырларга караган Изге зиратка һәйкәл куелды, сәяхәтчеләр өчен – чәй йорты, авылга музей-китапханә салынды.
Узган ел РФ Президенты гранты ярдәмендә авыл плотинасы төзелсә, быел Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә шулай ук зур эшкә тотындылар – авыл уртасында универсаль спорт мәйданы төзелеше башланды һәм менә төзүчеләр финалга да чыкты. Тиздән 30 августта ул файдалануга тапшырылачак. Спорт мәйданы мондый объект төзелешенең бөтен технологиясен үтәп, озак еллар файдалануга ярашлы итеп эшләнә. Вак таш, бетон җәелә, аның өстенә – резин валчык, коймасы 3D һ.б.
Спорт җиһазларын кую, спортчылар киенү-чишенү өчен аерым корылма, спорт җайланмалары – барысы да булачак. Тиздән Кече Шырдан авылында зур теннис, футбол, волейбол, баскетбол буенча район яки республика күләмендә спорт ярышлары уздырылды, дигән мәгълүматлар ирештерелә башласа, аптырап китмәссез, бу – дөрес мәгълүмат булачак.
Нибары 71 кеше теркәлеп яши торган шушы кечкенә генә авылга кирәк булдымы соң бу – 7,8 млн сумга төшкән һәм Республика Рәисе гранты ярдәме белән төзелгән спорт мәйданы?! Бик тә кирәк! Клуб та, мәктәп тә, зур тизлекле Интернет та, күп функцияле үзәк тә, плотина да һәм, әлбәттә инде, спорт мәйданчыгы да. Кайчандыр бирегә төпләнеп яшәргә кайтачак яшьләрне көтеп торып булмый, аларга уңайлыкларны бүген тудырырга кирәк – күрсеннәр! Тизрәк шушындый – Яшел Үзән районының зур түгел, әмма матур, уңайлы авылына яшәргә кайтасы килеп торсын!
Ә үз вакытында авылны ташлап, әти-әнисен авылда калдырып, шәһәргә киткәннәрнең балалары, ягъни оныклар, бүген рәхәтләнеп шөгыльләнәчәк биредә! Әле алар, җәйге каникулдан соң, кире шәһәргә китсәләр дә, авылны сагынып, тагын да кайту мөмкинчелеген көтеп, тырышып укысыннар. Кабат очрашуларга кадәр. Авылдагы яңалыклар белән кызыксынып торыгыз, көтәбез, дип озатып калабыз аларны.
Гүзәл Минһаҗева, Кече Шырдан
Комментарийлар