Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда PR һәм блогинг нигезләре буенча интенсив үтәчәк

22 февральдә Казан укучылары һәм студентлары медиа, PR һәм блогинг нигезләре буенча түләүсез белем бирү интенсивында катнаша ала. Әлеге өлкәләрдә тәҗрибә туплый башлаган яшьләр өчен әлеге чара фикердәшләр табарга ярдәм итәчәк, дип белдерә оештыручылар. Ә оештыручылары – Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы, «ТЕПЛО MEDIA» проекты командасы.

Программада кысаларында мастер-класслар, лекцияләр, воркшоплар, кофе-брейк, бүләкләүләр каралган. Укучылар, студентлар журналистлар, PR-менеджерлар, маркетологлар, танылган блогерлар белән фикер алышачак, аларның чыгышларын тыңлаячак.

Интенсивта  сылтама буенча гариза калдырып катнашырга мөмкин.  Аннан соң оештыручылар  сайлап алынган кешеләр белән Telegram аша хәбәрләшәчәк.
Интенсив 9:30 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Профессор Нужин урамы, 2 адресы буенча «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында үтәчәк.

6+


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ