«Кара урман» фильмы Татарстан экраннарына чыга
Татарстанда 12 февральдән режиссер Радик Кудояровның «Кара урман» исемле тулы метражлы нәфис фильмы прокатка чыга.
Фильм Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил язмышына һәм аның үлеменә бәйле вакыйгалар хакында сөйли. Бу хакта «Татаркино» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фильмның үзәгендә — Муса Җәлил образы. Шагыйрь үз шигырьләрен каршылык коралына әверелдереп, ирек рухын сындыру мөмкин түгеллеген күрсәтә.
Картина 2024 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төшерелгән. Муса Җәлил ролен Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров башкара.





Комментарийлар