Логотип Магариф уку
Цитата:

Картаясың килмәсә, туйганчы ашама!

Сәламәт кеше һәрвакыт матур, яшь күренә. Сәламәтлекне какшатмау, картаюны кичектерү өчен берничә кагыйдәне үтәү бик мөһим.

Нык туйганчы ашамагыз! Шулай итү организмга ял бирә, җитезлекне арттыра. Бу хакта "Кызыл таң" яза.

Яшегезгә ярашлы ризык ашагыз. 30 яшьлекләргә — бавыр белән чикләвек (җыерчыкларны булдырмый), 40 тан соң — бөер һәм сыр (стресстан ярдәм итә), 50 дән соң балык ашау (йөрәккә, кан тамырларына файдалы) бик яхшы.

Күңелегезгә ошаган шөгыль табыгыз! Эшләмәүчеләр яшьтәшләреннән өлкәнрәк күренә.

Парлы булыгыз! Мәхәббәт, сөю — картлыкка каршы какшамас киртә.

Хәрәкәтләнегез! Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр. Көненә 8 минут спорт белән шөгыльләнү дә гомерне озынайта.

Салкынча бүлмәдә йоклагыз! Җиләс бүлмәдә (17–18 градус җылылыкта) йоклаган кешеләрнең озаграк яшь булып калуы исбат ителгән.

Үзегезне яратыгыз! Үзегезне бәяли белегез, гел кимсенеп, чикләп тормагыз.

Ачуыгызны эчкә йотмагыз! Үз эченә бикләнгәннәр яман чир белән ешрак авырый.

Фото Брук Ларк на Unsplash

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ