Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кави-Сәрвәр. Начало» документаль фильмы күрсәтәчәкләр

Казанда «Кави-Сәрвәр» операсына багышланган документаль фильм күрсәтәчәкләр.

12 февральдә 19:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсе конференц-залында «Кави-Сәрвәр. Начало» исемле документаль фильм презентациясе узачак, режиссеры – Рәмис Нәҗмиев. Фильмда «Кави-Сәрвәр» операсы язылу тарихы турында сөйләнелә. Чарада катнашу өчен сылтамага басып теркәлү үтәргә кирәк.

«Бүгенге көндә заманча татар опера сәнгате нинди халәттә? Ни өчен әлеге катлаулы жанрга яшь композиторлар алына, заманча татар операсының тамашачы өчен тагын нинди ачылмаган яклары бар? Менә шушы сорауларга спектакльнең иҗат төркеме җавап эзләячәк», – диде «Татар-информ»га «Кави-Сәрвәр» операсының либретто авторы Айдар Әхмәдиев.

Фильмның авторы Рәмис Нәҗмиев сүзләренчә, «Кави-Сәрвәр» операсының сәхнәдә куелуы татар музыкасы тарихында уникаль вакыйга булып тора. «Яшь авторларның зур күләмле проектка алынулары һәм хакимият ярдәме белән аны Зур концертлар залында куюлары, әлбәттә, игътибарны җәлеп итә. Сәхнәдә куйганда да алар бары тик Татарстанда иҗат итүчеләрне генә чакырганнар. Операның уңышы нәрсәдә? Документаль фильм бу сорауларга җавап эзли», – диде ул.

«Кави-Сәрвәр» операсы язучы Кави Нәҗми һәм аның хатыны тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың катлаулы тормышы хакында сөйли. 2022 елда опера «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсында җиңү яулый һәм 2023 елның 11 февралендә Зур концертлар залында куела. Спектакль «Тантана» Республика театраль премиясе номинантлар исемлегенә керә.

Фильм презентациясендә композитор Миләүшә Хәйруллина, либретто авторы Айдар Әхмәдиев, куючы дирижер – Зур театр дирижеры Айрат Кашаев, куючы режиссер – «Әкият» театры сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев һәм документаль фильмның режиссеры Рәмис Нәҗмиев катнашачак.

Фикер алышуга операда катнашкан артистлар: Татарстанның халык артисты Миләүшә Тәминдарова, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артистлары Артур һәм Эльза Исламовлар, Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина, шулай ук Айсылу НуруллинаДенис Хан-БабаИлгиз МөхетдиновАйгөл ГардисламоваСөмбел КыямоваИрек Фәттахов һәм башкалар кушылачак.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ