Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан Мэриясендә милли телләрне саклау мәсьәләсе күтәрелде

3 октябрь Казан Мэриясендә милли телләрне саклау һәм үстерүгә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Чарада Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты, Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Тататарстан Мәгариф үсеше институты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре һәм Россия регионнарыннан килгән кунаклар чыгыш ясады.

          

Туган телләрне саклау һәм үстерү буенча уңышлы тәҗрибәләрен «Адымнар» полилингваль комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин һәм «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» директоры Майя Хухунашвили тәкъдим итте. Казан Мэриясенең милләтара татулыкны саклап калуга һәм милли телләрне үстерүгә юнәлтелгән проектлары турында Казан шәһәре Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Айсылу Лерон сөйләде. Түгәрәк өстәл барышында проблемалар, аларны хәл итү юллары, шул исәптән регионнарның уртак эшчәнлеге турында тәкъдимнәр дә яңгырады.

«Милли телләрне саклау мәсьәләсе иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Һәр төбәкнең үз тәҗрибәсе бар, һәм бүген без бер-беребез белән уңышлы тәҗрибәләр белән уртаклашырга тырыштык. Мондый очрашулар бик мөһим. Алар көнүзәк сорауларга җаваплар табарга, вәзгыятькә бөтенләй икенче яктан карарга ярдәм итә, шул ук вакытта бу юнәлештә эшне дәвам итәргә мотивацияли», – диде Казан шәһәре Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. 

Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ