Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан Мэриясенең «Әминә» проекты презентациясе узды

19 сентябрь Казанның «Елмай» балалар паркында «Әминә» проектының презентациясе узды. Биредә тамашачыларга татар телендә җырлы анимацияле видеороликлар тәкъдим ителде.

Бәйрәмдә нәни тамашачылар «Әминә» исемле персонаж белән якыннанрак танышты, ачык һавада бергәләп проектның яңа серияләрен карый-карый, Әминәгә кушылып җырлады һәм биеде. Чараның алып баручылары – «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең шәкерте Сәидә Галимова һәм «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкерте Аслан Миргаязов шулай ук килгән балалар өчен төрле уеннар оештырды, бәйгеләрдә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырды.

Роликларның төп героинясы – Әминәне «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкерте – Мәликә Бариева тавышландыра. Чарада ул да чыгыш ясады – Әминәнең «Ягымлы сүзләр» һәм «Аш бүлмәсе» җырын башкарды.

Килгән кунакларны сәхнәдән «Татармультфильм» анимацион студиянең директоры, «Әминә» мультигының продюсеры Азат Ганиев тә сәламләде. Ул роликларны әзерләү процессы турында сөйләп узды.

Фото: milli.kzn

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ