Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан студентлары «Хәтер вахтасы»нда

Волгоград өлкәсенең Городещино районында Бөек Ватан сугышы аяусыз бәрелешләр барган урыннар буйлап студентларның төбәкара «Хәтер вахтасы»  булып узды.Ике атнага сузылган әлеге экспедиция эшендә  Казан...

Волгоград өлкәсенең Городещино районында Бөек Ватан сугышы аяусыз бәрелешләр барган урыннар буйлап студентларның төбәкара «Хәтер вахтасы»  булып узды.
Ике атнага сузылган әлеге экспедиция эшендә  Казан илкүләм тикшеренү техник университеты  – Казан авиация институтының «Хәтер китабы» дигән эзләнү отряды вәкилләре катнашты. Әлеге экспедиция Сталинград сугышы башлануга 81 ел тулу уңаеннан оештырылды. Анда илебезнең төрле вузларыннан эзләнү эшләрендә актив катнашып килгән алтмышлап студент катнашты. КНИТУ-КАИның автоматика һәм электрон  прибор төзелеше институтыннан Андрей Графов белән Иван Рыбаков, шулай ук авиация, җир өсте транспорты һәм энергетика институты студентлары Альберт Зиннәтов,  Георгий Тимошенколар хәрби-эзләнү  осталыкларын чарладылар.
Ике атналык вахта барышында әлеге экспедициядә катнашучылар Кызыл Армиянең 25 сугышчысы сөякләрен табып алдылар. Соңыннан барлык табылдык җәсәдләр Россошки хәрби-мемориаль каберлегенә алып барып күмелде. Эзләнү эшләреннән тыш, вахта барышында белем бирү һәм экскурсия программалары да оештырылды, шулай ук «Алар Ватан өчен сугыштылар» һәм «Кайнар кан» кинофильмнарын бергәләп карадылар да. Вахтада катнашучылар «Россиянең эзләнү хәрәкәте»нең җаваплы секретаре Елена Цунаева белән дә очраштылар. Очрашу барышында аның белән булган эчкерсез әңгәмә студентлар күңелендә озак сакланыр әле.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ