Казан телебашнясы «Киләчәк уеннары – 2024» на багышлап яктыртыла
21 февральдән 3 мартка кадәр РТРС Казан телебашнясында Казанда беренче халыкара мультиспорт турниры «Киләчәк уеннары»н үткәрүгә багышланган архитектура-сәнгать яктыртуының тематик сценариесы эшли.
Исегезгә төшерәбез: «Киләчәк уеннары» Казанның берничә мәйданчыгында уза. Алар – «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге, «Ак Барс» көрәш сарае, Теннис академиясе, «Татнефть Арена», «Урам» экстрим паркы, Иннополис, ИТ-парк, «Трудовые резервы» стадионы һәм Казан циркы.
Ә Казан телебашнясындагы төсле светодинамик шоуны 17:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин булачак.
Мөршидә Кыямова
Комментарийлар