Казан укучысы «Голос. Дети» тапшыруының финалында катнашачак
Бүген Казанның Совет районындагы 183 нче мәктәп укучысы һәм 2 нче балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Сәид Галиуллин «Голос. Дети» конкурсының финалында чыгыш ясаячак.
Сәидкә җиңү яуларга ярдәм итеп була. Моның өчен туры эфир вакытында катнашучыга тавыш бирү кирәк. Тапшыруны Беренче канал 21:45 тә күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР башкаласы башкарма комитетының мәдәният идарәсе.
Фото: tnv.ru
Комментарийлар