Казанда «Әдәби фест» фестивале бара
Бу көннәрдә Татарстан Милли китапханәсендә «Әдәби фест» фестивале уза. Чара Татарстанда беренче тапкыр үткәрелә. Аны Татарстан Язучылар берлеге һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.
Фестивальнең төп максаты — татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен киң җәмәгатьчелеккә таныту, төрле төбәкләрдән килгән авторларны һәм белгечләрне бер мәйданчыкта очраштыру, яшьләрнең милли мәдәнияткә кызыксынуын арттыру.
Фестиваль кысаларында кунаклар заманча татар дизайнерлары һәм рәссамнары иҗаты белән таныша, танылган шагыйрьләр, прозаиклар һәм тәрҗемәчеләр белән очраша ала. Балалар өчен дә кызыклы программа әзерләнгән: иҗади остаханәләр, уеннар һәм белем бирү мәйданчыклары эшли.
Театр сөючеләрне иммерсив спектакльләр көтә, ә әдәбият һәм фикер алышулар белән кызыксынучылар «Ачык университет» лекторийларында катнаша ала.
Фестивальнең һәр көне махсус кичке программа елшн тәмамлана. 9 октябрьдә шигърият кичәсе узды, 10 октябрьдә исә иммерсив спектакль тәкъдим ителәчәк. Ә 11 октябрьдә фестиваль гала-концерт белән төгәлләнәчәк.
Фото – ТР Мәгариф һәм фән министрылыгынң Макстагы рәсми аккаунтыннан.





Комментарийлар