Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда II «Гәүһәр» балалар фестиваленә йомгак ясалачак

13 февральдә мәктәп һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында узган Казанда II «Гәүһәр» балалар фестиваленә йомгак ясалачак.

Чара «Чулпан» мәдәният үзәгендә үтәчәк. Балалар татар биюе, сүз сәнгате, вокал һәм милли музыка коралларында уйнау дәресләрендә алган күнекмәләрен тәкъдим итәчәк. Шушы ук көнне отчет концерты да узачак.

Фестивальдә 46 мәктәптән 1 мең укучы һәм 20 балалар бакчасыннан 250 тәрбияләнүче катнаша. Балалар белән өч ай дәвамында сентябрьдән профессиональ биючеләр, педагог-хореографлар, театр артистлары, нәфис сүз осталары, телевидение алып баручылары шөгыльләнде. Балаларга остазлардан татар телендә 20 дәрес алды.
Конкурсның фестивальгә сайлап алу өлеше Казанның 18 нче гимназиясендә узган иде. Талантлы балалар арасыннан фестивальдә чыгыш ясау хокукына 300 гә якын бала сайлап алынды.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ