Казанда Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге премияләр тапшырылды
Татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиаданың бүләкләү тантанасында Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премияләре ияләрен дә бүләкләделәр.Оештыручылар әйтүенчә, бу уку е...
Татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиаданың бүләкләү тантанасында Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премияләре ияләрен дә бүләкләделәр.
Оештыручылар әйтүенчә, бу уку елында Каюм Насыйри исемендәге премия өчен 17 гариза, Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге премия алыр өчен 10 гариза кабул ителгән булган.
Каюм Насыйри премиясенә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Йолдыз» Ямаширмә балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективы һәм «Казан педагогика көллияте» дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе педагогы, Язучылар берлеге әгъзасы Эльмира Шәрифуллина лаек булды.
Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премиясенә Яшел Үзәннең 5 нче гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе коллективы, Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Зарипова лаек дип табылды.
Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның татар телен үстерү, аны камилләштерү, саклап калу мәсьәләләренә төрле яклап игътибар күрсәтүен билгеләп үтте һәм барлык катнашучыларга рәхмәтен әйтте.

"Татар-информ" материаллары буенча
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
«Моңлы саз чыңнары» бәйгесендә теләп катнашабыз
Яз кояшы елмайган көннәрнең берсендә, гөрләвекләр акканда, кошлар җылы яклардан туган якларына әйләнеп кайтканда, без бөек татар шагыйре Г.Тукайны искә алабыз.Беренчедән, ул яз көне, 26 ап...

Яз кояшы елмайган көннәрнең берсендә, гөрләвекләр акканда, кошлар җылы яклардан туган якларына әйләнеп кайтканда, без бөек татар шагыйре Г.Тукайны искә алабыз.Беренчедән, ул яз көне, 26 апрельдә туган. Икенчедән, Г.Тукай – һәр татар баласының яраткан шагыйре. Ничә буын аның әсәрләрен укып, тәрбияләнеп үскән.Габдулла Тукай үзе исән вакытта ук, халкының мәхәббәтен казанган. Шагыйрь һәркем сокланырлык, гаҗәпләнерлек искиткеч бай иҗат мирасы калдырган. Үзе балалык рәхәтеннән, бәхетеннән мәхрүм ителсә дә, күңел җылысын әкиятләре, шигырьләре аша балаларга тапшыра. Теле бик гади, балалар аңларлык телдә тасвирланган серле урманнар, хайваннар дөньясы үзенең могҗизалары берлән кызыктырып, мавыктырып әллә кайларга алып китә. Г.Тукай иҗаты халык авыз иҗаты белән бергә үрелеп бара. Халык иҗатына нигезләнеп язылган «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләре шуның ачык мисалы.
Кыска гына вакыт эчендә Г. Тукай төрле яшьтәге балалар өчен 80 шигырь, 8 поэма һәм әкият, 50 проза әсәре иҗат итә. 1908—1912 елларда, балаларга өйдә уку өчен, ул үз әсәрләрен туплап, «Юаныч» (1908), «Энҗе бөртекләре» (1909), «Балалар күңеле», «Күңелле сәхифәләр» (1910), «Күңел җимешләре» (1911), «Җан азыклары» (1912) дигән җыентыклар чыгара.
Күәм урта мәктәбе укучылары да аның иҗатын яратып укыйлар: проект эшләре башкарып, конферецияләрдә чыгыш ясыйлар; шигырьләрен яттан сөйлиләр. “Моңлы саз чыңнары” бәйгесенә сирәк башкарылган шигырьләрен теләп өйрәнделәр.
.

Алия Садриева
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар