Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда укучыларның йомгаклау аттестациясе өчен 171 имтихан тапшыру пункты оештырылды

Татарстан башкаласында дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру өчен 171 имтихан тапшыру пункты оештырылды, шул исәптән 88 пункт мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен әзерләнгән. Имтихан тапшыру элеккеге...


Татарстан башкаласында дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру өчен 171 имтихан тапшыру пункты оештырылды, шул исәптән 88 пункт мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен әзерләнгән. Имтихан тапшыру элеккеге, ковидка кадәрге форматта узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.




Ризванов Казанда укуны 158 мең бала тәмамлавын әйтте. Балалар хәзер җәйге каникулларны көтә. Быел 17,8 мең булган 9  нчы һәм 11  нче сыйныф укучылары инде беренче имтиханнарын тапшырган.
«Быел имтиханнарны үткәрү тәртибе пандемиягә кадәрге форматка әйләнеп кайтты. Дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру өчен 25 бердәм дәүләт имтиханы пункты, 48 төп дәүләт имтиханы һәм 10 дәүләт чыгарылыш имтиханнары үткәрү пунктлары әзерләнде. Моннан тыш, 88 пункт мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өйдә оештырылды», — дип сөйләде Ризванов.
Ул дәүләт йомгаклау аттестациясен уздырганда, процедураның объективлыгына һәм имтихан тапшыру пунктларының аны үткәрүгә әзерлегенә, шулай ук процесста катнашучыларның иминлегенә аерым игътибар бирелүен искәртте.
«Бөтен процесс видеокүзәтү камералары астында уза», — дип нәтиҗә ясады Ризванов һәм быел шәһәр территориясендә дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыруда 10 меңнән артык педагог катнашуын билгеләп үтте.
«Татар-информ» материаллары буенча


 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ