Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Ураза бәйрәме узачак

Иске Татар бистәсендә 10 нчы апрельдә Ураза гаете билгеләп үтеләчәк.

Каюм Насыйри җәяүлеләр урамында татар эстрадасы йолдызлары концерты, хәләл-маркет, шулай ук бүләкләр уйнатылачак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Ураза бәйрәме «Әл-Мәрҗани» мәчетендә 12:00 сәгатьтә җәмәгать намазыннан башлана. Төп бәйрәм чаралары 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр планлаштырылган.

Бәйрәмдә Миңгол Галиев, Ильяс Халиков, Руслан Мәҗитов, Аида, Дилә Нигъмәтуллина, Анзор Нәбиуллин һ.б. чыгышы көтелә.

Мәйданчыкта милли аксессуарлар ясау буенча мастер-класс узачак. Шулай ук хәләл-маркет һәм милли ризыклар белән фудкорт оештырылачак.
Бәйрәмнең төп сәхнәсендә Казан кунакханәләренең берсендә ике кешелек номер уйнатылачак. «Ураза-бәйрәм» темасына ясалган рәсем өчен балаларга бүләкләр тапшырылачак, шулай ук нәни кунаклар ураза-квестта катнаша алачак.

Чараны «Иске шәһәр» префектурасы, Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчете, шулай ук «Тарихи мохит» МБУ оештыра.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ