Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда XIII Якупов укулары узды

Бүген, 19 нчы сентябрь, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә “XIII Якупов укулары” узды. Оештыручылар – Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе.

Быел Якупов укуларында Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан Рәисе Администрациясенең Эчке сәясәт эшләре департаменты Гражданлык җәмгыяте институтлары белән багланыш буенча идарәсенең дәүләти-конфессиональ бүлеге баш киңәшчесе Әскәр Гатин, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә остазлары, Вәлиулла хәзрәтнең элеккеге хезмәттәшләре катнашты.

Вәлиулла хәзрәт турында җылы хатирәләрне барлауга багышланган чара традицион рәвештә Изге Коръән аятьләрен уку белән башланды. Катнашучыларны Татарстан Мөфтие, «Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде һәм Вәлиулла хәзрәт алып барган киңкырлы эшчәнлекнең мөһимлеген билгеләп узды.

Конференция танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе, Ислам яңарышы чорында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең беренче директоры Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963–2012) бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасын саклау һәм өйрәнү максатыннан үткәрелә.

Чыганак һәм фото: Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ