Казандагы 89 нчы мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак
2026 елда Казанның Яңа Савин районында урнашкан 89 нчы мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак, шулай ук биш мәктәп азык-төлек блогы яңартылачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә район администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 2025 елда районнарда өч мәктәп ашханәсенә капиталь ремонт ясалган инде. Бу максатларга 100 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән. Агымдагы елда тагын биш азык-төлек блогын ремонтлау планлаштырыла, финанслауның гомуми күләме 129 млн сум тәшкил итәчәк.





Комментарийлар