Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанга яз кайчан киләчәк

КФУ профессоры Казанга җылы көннәр һәм яз кайчан киләчәге хакында сөйләде.

Казанда алдагы көннәрдә суытачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, һава температурасының -27..-21 градуска кадәр түбәнәюе көтелә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

Моның сәбәбе – Арктикадан салкын һава үтеп керүен тәэмин итәчәк антициклон. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде. 

Спикер сүзләренчә, җомга, 16 февраль һәм шимбә, 17 февраль – иң салкын көннәр. Алга таба җылыта башлаячак, чөнки республикага Атлантик циклон килә.

Салкынайтып алганнан соң, температура күтәрелә башлаячак, әмма Переведенцев буран чыгу, бозлы яңгыр яву ихтималы хакында да кисәтте.

Аның фаразлавынча, «чын яз» якынча 30 март – 3 апрельдә киләчәк.

Фото Джунеля Мухара на Unsplash

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ