Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанлылар балаларына Илсаф, Җамал, Юнона һәм Вевея исемнәрен кушкан

Узган атнада, 7 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр, Казанда 187 малай һәм 197 кыз туган. Бу хакта Казан Мэриясе хәбәр итә.

Казанлылар еш кына улларына Сәид, Гадел, Раян, Самир, Виктор, Дамир, Мирон, Эмиль, Эмин, Әмир, Максим, Кәрим исемнәрен биргәннәр, ә кызларны Ясминә, Камилла, Оливия, Ева, Зәринә, Сәида, Амелия дип исем кушкан.

Хөсәен, Иоанн, Илсаф, Җамал, Глеб, Илшат сирәк исемнәре белән казанлылар малайларына кушканнар, ә кызларга Эделия, Таймия, Мәдинә, Мияна, Юнона, Вебея, Кьяра, Анель, Аврелия, Сәбинә, Әмилә, Айла, Эмили сирәк очрый торган исемнәр биргәннәр.

Шулай ук бер атна эчендә шәһәрдә 265 никах теркәлгән, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласының ЗАГС идарәсендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ