Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенә яңа җитәкче билгеләнде

Хәзер бу вазифаны бүлекчә структурасында җиде ел , идарә башлыгының беренче урынбасары булып алты ел эшләгән Елена Студеникина яңа вазифаны башкарачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Бу вазифага кандидат конкурс аша сайлап алынган.

Хәтерләсәгез, Казанда Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгына конкурс игълан ителгән иде. Биредә бу вазифага 24 яшьтән 53 яшькә кадәрге 40 кеше катнашырга теләк белдергән.  Биш финалист арасыннан  Елена Студеникина җиңү яулаган. 

«Халык файдасына эшләү өчен үсәргә мөмкинлекләр зур. РФ Президенты тарафыннан игълан ителгән Гаилә елында Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе эшчәнлеге төрле, шул ук вакытта гаилә институтын, аның абруен һәм кыйммәтен популярлаштыру юнәлешендә эшләргә тиеш»,– дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ