Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның иң яхшы яшь укытучысы – КАИдан

Югары һәм махсус урта уку йортларында эшләүче укытучылар арасында талантлы яшь педагогларны ачыклау, педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсешен күтәрү максатыннан 2008 елдан бирле «Казанның иң яхшы яшь у...

Югары һәм махсус урта уку йортларында эшләүче укытучылар арасында талантлы яшь педагогларны ачыклау, педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсешен күтәрү максатыннан 2008 елдан бирле «Казанның иң яхшы яшь укытучысы» дигән иҗади конкурс уздырылып киленә. Әлеге бәйгене Казан шәһәре башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре  комитеты белән башкалабызның яшь галимнәре һәм белгечләре советы оештыра.
Әлеге конкурс быел да үткәрелде һәм аңа бүген йомгак ясалды. Анда Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИның лазер һәм аддитив технологияләр кафедрасы инженеры Сергей Никифоров җиңүче дип табылды. Казанның иң яхшы укытучысын ачыклауны күздә тоткан конкурста катнашырга телим дип Сергейның әле беренче тапкыр гына заявка бирүе булган һәм менә вузларда эшләүче яшь педагоглар арасында иң яхшысы дип табылган. Аның әйтүенә караганда, бу конкурс ике этапта үткән. Читтән торып уздырылган беренче этапта фәнни-укыту эшләнмәләрен туплаган портфолионы һәм һөнәри бүләкләрен язып җибәрергә кирәк булган. Икенче этапта исә финалда катнашучылар башкалабызның төрле вузларында студентлар каршында лекцияләр белән чыгыш ясаганнар. Монысында  Сергей Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты студентларына аддитив технологияләр куллануга багышланган лекция укыган. Һәм нәтиҗәдә финалда катнашкан сигез вуз укытучысы арасыннан жюри КАИның лазер һәм аддитив технологияләр кафедрасының өлкән укытучысы Сергей Никифоровны иң сәләтлесе дип тапкан. Бу конкурс аңа үзенең иҗади мөмкинлекләрен барлауда, яңа уңышларга ирешүдә зур этәргеч биргән, аддитив технологияләрне тормышта кулланучы хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашты.
Сергей Александровичның киләчәк планнары да зурдан: кандидатлык диссертациясен яклап, мөмкин кадәр тизрәк доцент дәрәҗәсен алу.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ