Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУның иң яшь беренче курс студентына … нибары 16 яшь кенә, ә иң өлкәненә... ?

КФУның бюджет урыннарына гына да быел беренче курска 7300 студент кабул ителде. Шунысы кызык: алар арасында иң яшенә – 16 яшь кенә булса, ә иң өлкәне аңардан кырык яшькә олырак.16 яшьлек Карина Максим...

КФУның бюджет урыннарына гына да быел беренче курска 7300 студент кабул ителде. Шунысы кызык: алар арасында иң яшенә – 16 яшь кенә булса, ә иң өлкәне аңардан кырык яшькә олырак.
16 яшьлек Карина Максимова  Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм  массакүләм коммуникацияләр институтында укыячак. Ул «Политология» белгечлеген үзләштерергә ниятләгән. Карина чыгышы белән Удмуртиянең Можга шәһәреннән. Бу каладагы валеологик юнәлешле 1 нче урта мәктәпне тәмамлаган. Каринаны мәктәпкә укырга биш яшендә чакта биргән булганнар.
– Шул чакта ук инде мин беренче сыйныф программасында каралган бар белем һәм күнекмәләргә ия идем инде. Шуңа да әти-әнием моны минем киләчәктә кайсы да булса өлкәдә яшьтәшләремә караганда иртәрәк белгечлеккә ия булырыма менә дигән мөмкинлек булырга мөмкин дип уйлаган.
Быел мәктәпне тәмамлауга, Карина Максимова Казан федераль университетына укырга керергә карар кылган. һәм менә ул – КФУ студенты. Хәзер ул зур түземсезлек белән вузда яңа уку елы башланганын көтә.
Быел шулай ук 17 яшьлек Арина Лазарева да КФУ студенты булды. Ул үзе Алтай якларыннан: Барагаш урта мәктәбен тәмамлаган. Арина юридик факультетның «Хокук белеме һәм хокук саклау эшчәнлеге» профилен сайлаган. КФУда укып, төпле, сыйфатлы белем аласына, нәтиҗәдә киләчәктә күңеленә хуш килгән, акчалы эш урыны табасына ышанычы зур.
Болары – КФУның иң яшь студентлары. Ә иң өлкән беренче курс студентына аз да түгел, күп тә түгел – бары 56 яшь кенә! Медицина өлкәсендәге психолог-психотерапевт Рөстәм Сираҗиев ул. Рөстәм әфәнде үз квалификациясен күтәрергә карар кылган: психология һәм мәгариф институтының «Шәхес психотерапиясе һәм психокоррекция» профиле магистранты булган.
«Сырхауханәләрдә һәм хастаханәләрдә инде егерме елдан артык медицина психологы булып эшлим. Югары медицина белемем бар, Әмма мин психотерапевт буларак квалификациямне күтәрергә карар кылдым: миңа сертификат, таныклык, профильле белем кирәк. Үз тарихында күпме күренекле шәхесләр укытып чыгарган Казан университетында гыйлем эстәү – минем өчен иң зур дәрәҗә», – дип исәпли Рөстәм Сираҗиев.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ