Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУның студентлары һәм аспирантлары миллион алачак

2024 елда «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.

Җиңүчеләр арасында Казан федераль университетының 111 укучысы бар. Һәркем үзенең стартап-проектын тормышка ашыру өчен 1 миллион сум күләмендә грант алачак. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Студентларның гаризаларын сайлап алу берничә этапта узды, шул исәптән онлайн-форматта яклауны да кертеп. Эксперт жюри составына федераль проектның бизнес-бергәлекләре, университетлары һәм фәнни оешмалары, акселераторлары һәм башка операторлары вәкилләре керде.

2024 елда Казан федераль университеты студентлары һәм аспирантлары тарафыннан катнашуга 500 дән артык гариза бирелгән, конкурста сайлап алу йомгаклары буенча 111 бизнес-инициатива җиңүче дип табылган.


 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ