Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмарада Рузилә Минһаҗева истәлегенә күчерелмә стенд ачылган

Кукмараның Чыңгыз Айтматов исемендәге гимназиясендә  Халык мәгарифе отличнигы Рузилә Минһаҗева истәлегенә багышланган «Яшь буында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруда хәрби-патриотик тәрбия чаралары...

Кукмараның Чыңгыз Айтматов исемендәге гимназиясендә  Халык мәгарифе отличнигы Рузилә Минһаҗева истәлегенә багышланган «Яшь буында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруда хәрби-патриотик тәрбия чаралары» дигән темага район директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары семинары узган. Биредә мөгаллимә истәлегенә күчерелмә стенд ачылган. Чарага килгән хезмәттәшләре, укучылары, якыннары остазны олы йөрәкле, нечкә күңелле, ярдәмчел, мәктәпкә гомер буе тугры  калган, ата-аналарны, балаларны, кешеләрне бик яратучы олы йөрәкле шәхес буларак искә алганнар.
Рузилә Минһаҗева укучылары белән мәктәп, район тарихын чагылдырган берничә томнан торган альбом ясаган.  Мәктәптә төрле түгәрәкләр оештырып, балаларны укуга җәлеп иткән. Мәрхәмәтле укытучы балалар, картлар йортларына ярдәм итү максатыннан, ул укучылар белән акчага курчак театрлары, спектакльләре куйган. Мәктәп музеен оештырганда да укытучы зур ярдәмен күрсәткән.
 
Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ