Логотип Магариф уку
Цитата:

Күңелле үтте бәйрәмнәр

Бәйрәмнәрсез күңелсез битКүңелсездер сезгә дә....Безгә бик күңелле булды әле, менә булып узган кичәдән соң туган хис-кичерешләремне сезнең белән дә уртаклашасым килде. Халыкара хаты-кызлар көне уңаенн...

Бәйрәмнәрсез күңелсез бит


Күңелсездер сезгә дә....


Безгә бик күңелле булды әле, менә булып узган кичәдән соң туган хис-кичерешләремне сезнең белән дә уртаклашасым килде. Халыкара хаты-кызлар көне уңаеннан авылга кайткан кунакларны, авылдашларны 8 март көнне Каенсар авыл клубына «Капка төбендә» утырыга чакырдылар. «Капка төбе» кунагы — Арчадан кайткан Каенсар егете Илдар Газизов булды, үзе генә түгел, хәләл җефете һәм тугры дусты баяны белән кайткан. Эх, өздерепләр алып йөрәкләрне, сузды Илдар тальянын. Аңа кушылды авылның өлкән буын абый-апалары, искә төште яшьлек еллары.
Капка төбе булгач уенсыз, җырсыз, мәзәксез буламени инде ул? «Капкалы», «Йөзек салыш», «Так калыш» уеннары уйнап җәзалар үтәп, капка төбенә чыгып йолдызлар санап кердек, ул мәзәкләрнең ниндиләре генә булмады, кара – каршы такмаклар әйтешүләр, үзебезнең борынгы матур, моңлы җырларыбыз кич буе яңгырап торды. Рәхәтләнеп күңел ачып, ял итте авыл халкы. Безнең мәдәният хезмәткәрләре нинди генә чаралар уйлап тапмыйлар да авыл халкын ял иттерү өчен нинди генә чаралар үткәрмиләр. Авыл халкы исеменнән аларны якынлашып килүче мәдәният хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Эшләрендә зурдан зур уңышлар, бәхет, шатлыклар телибез.
Арча районы, Каенсар авылы

Ветеран, мәдәният хезмәткәре Сәвия Газизова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Түбән Камада Тукайны зурлый беләләр

Хак дөресе шулай. Күп җирдәгечә, сөекле шагыйребезне җиһанга биргән апрель ае җиткәнен генә көтеп ятмый алар. Ел әйләнәсе Тукай рухы, Тукай шигърияте белән яшиләр Түбән Камада. Тукай теле – татар теле...

Түбән Камада Тукайны зурлый беләләр
Хак дөресе шулай. Күп җирдәгечә, сөекле шагыйребезне җиһанга биргән апрель ае җиткәнен генә көтеп ятмый алар. Ел әйләнәсе Тукай рухы, Тукай шигърияте белән яшиләр Түбән Камада. Тукай теле – татар теленә мәхәббәтне сабый чактан өзлексез бала күңеленә сеңдергән чакта гына «Без – Тукайлы халык» дип горурланып әйтерлек гамәлләр майтарып буласын яхшы аңлап эш итә шул алар. Шуңамы, Түбән Камада бу көннәрдә шәһәрдәге Тукай исемендәге үзәк китапханә коллективы башлангычы белән, Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышлап, «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, – шушы булыр иң зур бүләгең» дигән сәнгатьле уку конкурсы игълан ителүе бер дә гаҗәп түгел. Әлеге конкурс 26 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аның 1 нче этабы балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында, оешмаларда үткәрелә.
2 нче этап яшь үзенчәлекләре буенча 5 номинациягә бүленә: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укучылары, V сыйныфтан алып VIII сыйныфка кадәр, IX сыйныфтан 20 яшькә кадәр һәм 20 яшьтән өлкәнрәкләр өчен.
3 нче этап – җинүчеләрне билгеләү. Жиңүчеләрне бүләкләү исә 26 апрель көнне каладагы Габдулла Тукай һәйкәле янында – Шигърият бәйрәмендә булачак.
Бу җәһәттән, шәһәрдәге 39 нчы балалар бакчасы коллективының да күркәм гамәле мактауга лаек. Инде быел өченче ел рәттән аларның татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчаларында (төркемнәрендә) тәрбияләнүчеләр арасында «Без – Тукай варислары» дигән бәйге оештырулары. Моңарчы ул шәһәр күләмендә генә уздырылса, быел төбәкара күләмдә, ягъни күрше-тирә районнардагы барлык татар балалар бакчаларын да әлеге конкурста катнаштырырга исәпләре. Ул «Мин – Тукай варисы», «Тукай геройлары бүгенге көндә» номинацияләре буенча үткәрелә. Конкурста 5 – 7 яшьтәге балалар Тукай иҗаты, шигырьләре белән имтихан тотачаклар, иҗади табышлары белән таныштырачаклар. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң зирәк, иң ягымлы, иң мөлаем, иң зәвыклы, иң күркәм, иң сөйкемле Тукай варислары ачыкланачак.
Таһир САБИРҖАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ