Логотип Магариф уку
Цитата:

Күп балалы гаиләләргә 1700 дән артык җир кишәрлеге бирелгән

Түбән Кама районында күп балалы гаиләләргә 1700 дән артык җир кишәрлеге бирелгән.

Түбән Кама районы Майскогорское авыл җирлегендә күп балалы гаиләләргә 1700 дән артык җир кишәрлеге бирелгән. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Артем Морозов узган Түбән Кама шәһәр Советының хисап сессияләрендә сөйләде. 

Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин катнашты.

Артем Морозов үз докладында авыл җирлегенең алга таба үсеш перспективасы барлыгын билгеләп үтте. Бу Түбән Камага чагыштырмача якын булу, шәхси торак төзелеше өчен хезмәт инфраструктурасы объектлары һәм буш җирләр булу, шулай ук икенчел торакның түбән бәясе кебек факторлар.

Майскогорский авыл җирлеге составына 3 торак пункт керә, административ үзәге булып Трудовой поселогы тора. Анда 585 кеше яши. Артем Морозов сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда биредә халык саны 3 процентка арткан.

Поселок территориясендә төп гомуми белем бирү мәктәбе, анда 44 укучы белем ала, 18 бала тәрбияләнә торган балалар бакчасы, узган елда капиталь ремонтланган фельдшер-акушерлык пункты, 300 урынга исәпләнгән Мәдәният йорты, авыл китапханәсе, 2 кибет, православие һәм мөселман мәхәлләсе эшли.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ