Кырлайда республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтте (Фоторепортаж)
Арча районының Яңа Кырлай авылы урта мәктәбендә ел саен "Без — Тукайлы халык" дип исемләнгән республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтә. Конференциядә Казан, Биектау, Мөслим, Саба, Арча, Балтач, Нурла...
Арча районының Яңа Кырлай авылы урта мәктәбендә ел саен "Без — Тукайлы халык" дип исемләнгән республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтә. Конференциядә Казан, Биектау, Мөслим, Саба, Арча, Балтач, Нурлат, Әлки, Чаллы һәм башка районнардан килгән укытучылар һәм укучылар катнашты.
![](https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2022/04/088.jpg)
Тукай укуларына 68 укучы һәм 52 укытучы үзенең Тукай иҗатын, мирасын өйрәнүгә багышлаган фәнни-эзләнү эшен жюри хөкеменә тәкъдим иткән. Чыгыш ясаучыларның һәркайсы Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүен үзләренең эшләрендә расларга тиеш иде.
![](https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2022/04/118_direktor.jpg)
Конференциядә катнашучылар шагыйрьнең иҗади мирасы һәм аның халык иҗатында тоткан урыны хакында әңгәмәдән тыш, быел татар фольклорчылары, хәзерге заман драматургиясе, табигать - безнең байлыгыбыз, 20-30 нчы еллар педагоглары темаларына да сөйләштеләр. "Укытучы - иҗади шәхес" номинациясендә төрле районнардан килгән укытучылар үзләренең иҗади сәлатләрен дә күрсәттеләр.
![](https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2022/04/069.jpg)
Жюрида Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, галимнәр, педагоглар, язучылар һәм журналистлар эшләде.
![](https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2022/04/062.jpg)
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасыннан соң Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музеена экскурсия булды.
![](https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2022/04/WhatsApp-Image-2022-04-16-at-15.22.22.jpeg)
![](https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2022/04/281.jpg)
![](https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2022/04/187.jpg)
![](https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2022/04/226.jpg)
![](https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2022/04/385-1.jpg)
![](https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2022/04/101.jpg)
![](https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2022/04/WhatsApp-Image-2022-04-16-at-15.43.41.jpeg)
![](https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2022/04/WhatsApp-Image-2022-04-16-at-15.35.35-1.jpeg)

Фәния Лотфуллина
Альберт Сабир фотолары
Комментарийлар