Чигүче майор
Менә шушы күз явын алырлык мендәрләрнең авторы майор, хокук сакчысы дисәләр, һич кенә дә ышанмас идем. Татар бизәкле, нечкә тоемлы зәвык белән башкарылган, нәзберек куллар гына җитештерә алырдай бу матурлыкны, чыннан да, әзмәвердәй ир-ат тудыра. Дөресрәге, бу шөгыль –Лилия белән Фәрит Вафиннар гаиләсенең уртак иҗаты.
Саба мендәрләре
Сабада төпләнеп яшәүче Фәрит Вафин беренче карашка бик җитди, хәтта берникадәр кырысрак ир-ат булып тоела. Якыннан аралаша башлагач, аның фәлсәфи уйларына, милли мәдәният турындагы фикерләренә колак салганнан соң, үтә дә ихлас иҗади шәхес, остаз икәненә инанасың.
Хатыны Лилия белән алар гаҗәеп үзенчәлекле, шул ук вакытта гади, нәкъ менә татар бәгыренә ятышлы шөгыльгә җан өргәннәр.
«Саба мендәре» атамасын халык үзе куша. Милли бизәкле мендәрләр таныла башлагач, Сабага «Фәритләр остаханәсе»н эзләп күпләр мөрәҗәгать итә. Сораучыларга: «Саба мендәрләре әнә шунда!» – дия торган булалар. Шулай итеп, бу исем аларга тагылып кала һәм киң даирәгә танылырга мөмкинлек тә бирә.
Вакыт уздыру өчен генә тотынган һөнәр тора-бара гаиләнең керемле шөгыленә әверелә. Хатыны Лилиягә Фәрит чигү машинасы сатып алып бирә. Кичләрен эштән арып кайткан мизгелләрдә, башны ял иттереп алырга менә дигән шөгыль килеп чыга. «Авыл җирендә чыгып йөреп, күңел ачып кайту урыннары да юк, – ди Фәрит. – Вакытны файдалы уздыру әмәлен табарга кирәк. Кичләрен гаилә бергә җыела. Күңелгә ятышлы шөгыль бу мизгелләрдә бик ярап куя. Шулай фантазиябезне эшкә җигә-җигә, татарның милли бизәкләренә, милли эшләнмәләргә кереп киттек».
Хәләл кәсеп яклы
Фәритнең иң зур хыялы – авыл җирлегендә яшәп иҗат итүчеләрне бергә туплау, аларны берләштерү. Милли мәдәниятне, һөнәрчелекне шуннан башка күтәреп булмый. Татарлар арасында шулкадәр үзенчәлекле оста куллы кешеләр бар бит. Алар ата-бабадан калган кәсепне, һөнәрчелекне саклый. Менә шул осталыгыбызны киләчәк буыннарга да калдырасы, халык һөнәрчеләренә карата игътибарны арттырасы иде. Остакулларга ярдәм итеп, киңрәк масштабка чыгарга өндисе килә.
Вафиннар хәзерге вакытта инде милли бизәкле мендәрләр генә түгел, экокүннән паспорт тышлыклары, букчалар, телефон янчыклары, шоперлар да җитештерә. Эшләнмәләрен кабатламаска да тырышалар. Милли бизәк үрнәкләрен китаплардан, Интернеттан да эзлиләр. «Музейларга барып, бизәкләрне өйрәнү күңел өчен дә, эш өчен дә кирәк. Һәр бизәкнең үз чоры, тарихы, мәгънәсе бар. Мендәрләрдәге бизәкнең дә идеясе булырга, ә безнең кәсеп файда китерергә тиеш. Шуңа күрә без сыйфат яклы, сыйфат белән тарихта эз калдырасыбыз килә», – диләр.
Бүген инде алар – Саба данын Татарстанда гына түгел, ә Россия күләмендә, хәтта чит илләрдә дә танытучы, үз юлларын анык билгеләгән атаклы мендәрчеләр. Татарстан Мәдәният министрлыгы оештырган сәфәрләргә бик теләп катнашалар. Сабадагы остаханәләрендә өйрәтү дәресләре дә оештырырга җай табалар.
Киләчәктә милли киемнәргә дә тотынырга исәпләре юк түгел. Максат – кешеләрне миллилеккә, матурлыкка күбрәк авызландыру.
– Хәзер миллилеккә кайтырга теләүчеләр шактый. Ләкин ни хикмәт, андый киемнәр бик кыйммәт, хәтта гади әйберләрне дә төрле проектларда кыйбат бәягә куялар. Теләгән һәр кешенең акча янчыгы аны күтәрә алмый. Ә безнең максат – мөмкин кадәр арзанайту һәм күбрәк кешеләрне сөендерү. Хәзер материалларга кытлык юк. Сыйфатлы материаллардан урта керемлеләр дә алырдай милли кием элементлары җитештерергә мөмкин. Кыйммәтрәк бәягә сату ягында түгел мин, чөнки артыгын каеру ул инде хәрәм, ә мин хәләл кәсеп итү ягында, – ди чигүче остазыбыз.
«Һөнәр – ул миссия»
Лаеклы ял вакыты җитсә дә, майор Вафинга эшен дәвам итәргә мөмкинлек булган. Әмма ул – катгый карарга килеп, язмышын бөтенләй икенче якка борып җибәрергә көч тапкан шәхес. «Үкенмисезме?» – дип сорыйм.
– Юк! Һич кенә дә үкенмим. Тормышның икенче матур яклары күземә күренә башлагач шатландым гына. Кабинетта утырып, том-том җинаять эшләре тикшерү йөрәккә тия башлаган булган, күрәсең. Күңелгә якын һөнәребезне җайга салып җибәргәч, дөньяның икенче, моңарчы күренмәгән яклары ачыла башлады. Кызыклы шәхесләр белән аралашу артты. Төрле өлкәләргә, хәтта Россияне узып китеп, башка төрки илләргә үз һөнәрләребезне, җитештергән товарларыбызны чыгару мөмкинлекләре барлыкка килде. Үзебез кебек осталар белән фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, сәнгать, иҗат турында аралашулар җанга рәхәтлек биргәнен аңладым, бер сүз белән әйткәндә, тормышның матур яклары күбрәк икәненә төшендем. Матур күңелле кешеләр күбрәк булуына инандым. Мендәрләрем мине яңа дөнья ачарга, тормышның һәр мизгеленә куанып яшәргә өйрәтте.
Кул арасына ике уллары – Булат белән Зөлфәт тә керә. Компьютер программасына бизәкләр кертү алар өстендә. Ата кеше чигү машинасында чигә, ә Лилия оештыра, товарларын таратуда көч куя.
– Шәхсән мин үзем, илһам килгәндә, бик тиз чигеп алам. Чигү машинасында чигүнең ние бар аның диючеләр дә очрый, әмма без чигү машинасында да кулдан чигелгән сыман итеп оста эшләргә омтылабыз. Моны теләсә кем булдыра да алмый әле. Төрле материаллар, җепләр сайлау да – үтә җаваплы эш, – ди Татарстанның Халык һәм сәнгать кәсепчелеге палатасы әгъзасы Фәрит Вафин. – Һөнәр – ул акча эшләү ысулы гына түгел, һөнәр үз-үзеңне табу, бу дөньядагы миссияңне аңлау да әле.
Фотолар: язма герое шәхси архивыннан





Комментарийлар