Логотип Магариф уку
Цитата:

Габдулла Тукайның туганы музейда экскурсия уздырды

Беренче экскурсияне Габдулла Тукайның туганы, Казандагы 64нче мәктәп директоры Айнур Нуриев уздырды. Аның тамырлары Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгарифның бертуган апасы Бибифаизә Шәмсетдиновага (1838-1922) барып тоташа.

4 февральдә «Мәгариф» журналы Тукай әдәби музее белән берлектә «Тукайда кунакта» дип аталган проектын башлап җибәрде. Проектның үзәгендә – «Йолдызлы экскурсияләр» сериясе. Аның кысаларында күренекле замандашларыбыз – мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, спортсменнар, журналистлар, гомумән, Татарстан йолдызлары үзләрен экскурсовод ролендә сынап карыйчак.

Беренче экскурсияне Габдулла Тукайның туганы, Казандагы 64нче мәктәп директоры Айнур Нуриев уздырды. Аның тамырлары Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгарифның бертуган апасы Бибифаизә Шәмсетдиновага (1838-1922) барып тоташа.

Экскурсия барышында Айнур Нуриев үзләренең гаиләсе, бөек шагыйрь белән туганлык җепләре турында сөйләде, музей экспонатлары, Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы турында кызыклы мәгълүматлар бирде.

«Без беркайчан да Тукай нәселеннән булуыбыз турында кычкырып, горурланып йөрмәдек. Әтием гел, үз исемегезне булдырыгыз, иң башта үз эшегезне күрсәтегез, дип әйтә килде. Мондый экскурсияне беренче тапкыр уздырдым. Каушап та алганмындыр, әмма балалар бик кызыксынып тыңлады. Шунысы мөһим. Әлеге проектны оештыручыларга рәхмәт», – дип сөйләде ул экскурсиядән соң. 

 

Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгарифның бертуган апасы Бибифаизә Шәмсетдинова 1870 еллар тирәсендә Кушлавыч авылыннан Югары Масрада яшәүче Җәләлетдин Шәмсетдиновка (1837-1922) кияүгә чыга. Ире Җәләлетдин мулла бик ярлы була. Ятим калган Габдулланы үзләренә ала алмагач, Бибифаизә Җаекта бай сәүдәгәргә кияүгә чыккан бертуган сеңлесе Газизә Госмановага хат яза. Габдулланың ятим калып чит кешеләр кулында тәрбияләнүен әйтә һәм аны балалыкка алуларын сорый. Галиәсгар белән Газизә Габдулланы Кырлайдан Җаекка алдыргач Бибифаизә апаның улы Габдрахман белән Җаек шәһәренә кунакка баруы билгеле. Тукай Җаектан Казанга кайткач, балачагы белән бәйле авылларда булып, Югары Масрага Файзә апасы белән Җәләлетдин муллаларга да килә.

 

Чараның максаты Тукайның мәдәни мирасын популярлаштыру, музей коммуникациясенең заманча формаларын үстерү, яшьләр һәм педагоглар арасында милли әдәбиятка һәм тарихка кызыксынуны көчәйтү.

Журналның социаль челтәрләрендә биредә катнашучылар белән видеоязмалар дөнья күрәчәк, ә басма сәхифәләрендә иң кызыклы фактлар һәм күзәтүләр урын алачак. Проектны төрле форматтагы чаралар: иҗади очрашулар, остаханәләр, интерактив сессияләр белән баету мөмкинлеге дә карала.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ