5 март 2026 яңалыклары
-
Республика ифтарына 10 мең кеше киләчәк
Республика ифтары быел 13 мартта “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Татарстанда Рамазанның иң көтеп алынган вакыйгаларыннан саналган Республикакүләм ифтар быел 14 нче тапкыр оештырыла.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Габдулла Тукайның туганы музейда экскурсия уздырды
Беренче экскурсияне Габдулла Тукайның туганы, Казандагы 64нче мәктәп директоры Айнур Нуриев уздырды. Аның тамырлары Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгарифның бертуган апасы Бибифаизә Шәмсетдиновага (1838-1922) барып тоташа.
-
«Киләчәк турында хыяллар» Бөтенроссия видеоэссе конкурсына гаризалар кабул ителә
Россиянең барлык төбәкләреннән укучылар «Киләчәк турында хыяллар» Бөтенроссия видеоэссе конкурсында катнаша ала. Конкурста өч кешедән торган командалар чакырыла.
-
Кыңгырау урынына классик музыка
Март аенда Бөтенроссия «Кыңгырау урынына музыка» проекты кысаларында мәктәпләрдә тәнәфес вакытында классик музыкаль композицияләр яңгыраячак. Әсәрләр Халыкара хатын-кызлар көне һәм Зур театрның юбилее уңаеннан сайланган.




