Логотип Магариф уку
Цитата:

М. И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә кандидатлар билгеле

Ел саен 5 октябрьдә, республикабызда Укытучылар көненә туры китереп, М.И. Мәхмүтов исемендәге ике премия бирелә. Премия педагогларның фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлеген стимуллаштыру һәм күренекле Россия педагогы һәм көнчыгышны өйрәнүче, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Россия мәгариф академиясе академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Мирза Мәхмүтов истәлеген мәңгеләштерү максатыннан гамәлгә куелды.

Ул Татарстан территориясендә урнашкан белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә дидактика, педагогик кадрлар әзерләү һәм белем бирү процессына нәтиҗәле технологияләрне гамәлгә кертү өлкәсендә зур фәнни-методик һәм практик казанышлары өчен бирелә. 
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәйданчыгында эксперт комиссиясе тарафыннан конкурсның сайлап алу турына узган финалистларының докладлары тыңланды. Комиссия  М. И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен бирү комитеты каравына түбәндәге кандидатураларны тәкъдим итте:
•    Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясенең физика укытучысы Ногманова Алсу Сәрим кызы;
•    «Күнекмәләр академиясе» татар теле укытучысы Сөләйманова Хана Хәйдәрән кызы;
•    Казан (Идел буе) федераль университеты А. М. Бутлеров исемендәге Химия институтының Химик белем бирү кафедрасы мөдире Гыйльманшина Сурия Ирек кызы;
•    Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Шакирова Диләрә Мансур кызы;
•    Казан шәһәре Совет районының М. И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Фазылҗанова Илмира Илдус кызы;
•    Казан сәүдә-икътисад техникумы укытучысы Газизуллина Альбина Ринат кызы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ