Логотип Магариф уку
Цитата:

М12 «Көнчыгыш» түләүле магистрале аша йөрүгә оптималь тарифлар билгеләнәчәк

Владимир Путин М12 трассасында хәрәкәт итүгә оптималь тарифлар турында тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Россия хөкүмәте һәм «Автодор» дәүләт компаниясе Мәскәүдән Казанга кадәр М12 «Көнчыгыш» түләүле магистрале аша йөрүгә оптималь тарифларны билгеләү өчен тәкъдимнәр бирергә тиеш булачак. Президент Владимир Путин шундый йөкләмә бирде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

«<...> Мәскәү шәһәреннән Казан шәһәренә кадәр М12 «Көнчыгыш» автомобиль юлы маршруты буенча йөрү тарифларын анализларга һәм Россия Федерациясенең тиешле субъектларында яшәүчеләр һәм коммерция оешмалары тарафыннан ихтыяҗны исәпкә алып, оптималь тарифларны билгеләүгә карата тәкъдимнәр кертергә», – диелә Президентның 2023 елның 14 декабрендә узган матбугат конференциясе йомгаклары нигезендә йөкләмәләр исемлегендә.

Бу йөкләмәне үтәү өчен 2024 елның 15 мартына кадәр вакыт билгеләнгән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ