Марат Әхмәтов: «Сәйяр» фестивале туган телләрне үстерергә ярдәм итә»
Бүген Казанда Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында XIII «Сәйяр» Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды.
Бүген Казанда Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында XIII «Сәйяр» Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.
Ул бүген татар актеры, режиссеры, татар милли театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариевның тууына 140 ел тулуын искәртте һәм аның мирасын бүгенге көндә меңләгән яшь талант саклавын һәм дәвам итүен билгеләп үтте.
- «Сәйяр» фестивале – уникаль проект, ул елдан-ел киңәя бара: быел гына да анда меңнән артык театр коллективы катнашты. Әгәр бу санны унга тапкырласаң (һәр театр коллективында кимендә 10 актер), колач тагын да киңәя – инде ун мең бала үз телләрендә сәхнә осталыгын үзләштерә. Без моның укучылар өчен дә, аларның остазлары өчен дә нинди катлаулы хезмәт икәнен бик яхшы аңлыйбыз. Мондый проектлар ярдәмендә без гореф-гадәтләребезне һәм туган телебезне саклыйбыз. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестивальдә республика мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан бик күп үзешчән театрлар, шул исәптән чуваш, удмурт һәм мари телләрендә спектакльләр куючы коллективлар катнаша. Татар театры үсешенә ярдәм итеп, без бер үк вакытта республикабызда яшәүче барлык халыкларның мәдәниятен кайгыртуыбызны аңлау бик күңелле, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Марат Әхмәтов фестивальнең төп бүләген – Гран-прины «Тирәк» балалар бакчасының (Түбән Мактама бистәсе, Әлмәт районы) һәм Минзәлә шәһәре гимназиясенең театр коллективларына тапшырды.
Быел фестиваль 13 нче тапкыр уздырылды. 2016 елдан ул Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә уза. Фестивальне оештыруда «Сәхнә» журналы редакциясе («Татмедиа» АҖ) катнаша.
Конкурсның мәктәп этабы гыйнвар аенда узган. Муниципаль этап – февральдә, ул 1000гә якын иҗат коллективын колачлаган. Читтән торып республика этабы март аенда узган, анда Татарстанның 45 муниципаль берәмлегеннән 530 коллектив катнашкан. Чыгышлар татар, чуаш, удмурт һәм мари телләрендә тәкъдим ителгән. Арадан 100 иң яхшы коллектив турыдан-туры турда катнашу өчен сайлап алынган.
Жюри балаларның чыгышларын биш зонада: Әлмәт, Яр Чаллы, Буа, Олы Әтнә һәм Казанда бәяләгән.





Комментарийлар