Милли музейдагы сирәк әйберләр
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны каршылап республикабызда төрле чаралар үткәрелә. Бу истәлекле вакыйганы яктыртуда музейлар актив эш алып баралар. Татарстан Республик...
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны каршылап республикабызда төрле чаралар үткәрелә. Бу истәлекле вакыйганы яктыртуда музейлар актив эш алып баралар. Татарстан Республикасы Милли музее ислам тарихын чагылдырган сирәк әйберләрдән торган күргәзмә оештырды һәм алар белән бүгеннән башлап танышырга була. Экспонатларның кайберләре күргәзмәгә беренче мәртәбә куелган.
Татарстан Республикасы Милли музее тупланмасында Идел буе мөселманнары тормышы белән бәйле байтак ядкярләр: догалыклар һәм миниатюр Коръәннәр өчен махсус савытлар, төрек солтаны Мехмед V Решадның галим һәм дин эшлеклесе Хәсәнгата Габәшине бүләкләгән сердолик тәсбихләре, атаклы Сәмәрканд куфи Коръәненең факсимилесы; профессор И. Покровский музейга бүләк иткән шәмаилләр тупланмасы һәм башка бик күп истәлекле әйберләр саклана.
Музейга килүчеләрнең игътибарына традицион көнчыгыш орнаменты һәм гарәп язулары белән бизәлгән бронза әйберләр, намазлыклар, язма һәм басма ядкярләр, мөселман һәм дин әһелләренең киемнәре, дини текстлар, Мәккә һәм Мәдинә калалары рәсемнәре төшерелгән шәмаилләр, Россия империясендә яшәгән чорда татар мөселманының хаҗ кылырга барганда алган чит ил паспорты да тәкъдим ителә.
Әлеге үзенчәлекле күргәзмә белән ике атна дәвамында хозурланырга мөмкин булачак.

Альберт ЗAҺИРОВ
Комментарийлар