Логотип Магариф уку
Цитата:

Минзәлә кызы Дарья 200 баллга ия

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, быел республикабызда бердәм дәүләт имтиханнарын 8  укучы 200 баллга тапшырган. Казандагы  26 нчы лицей, 18 һәм 94 нчы  гимназия укуч...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, быел республикабызда бердәм дәүләт имтиханнарын 8  укучы 200 баллга тапшырган. Казандагы  26 нчы лицей, 18 һәм 94 нчы  гимназия укучылары рус теле һәм әдәбиятыннан шундый югары балл алган булса,  Чаллыдагы  83 нче лицей һәм 26 нчы гимназия, Бөгелмәдәге  2 нче лицей һәм 5 нче мәктәбе һәм  Минзәләдәге 2 нче лицей укучылары исә  рус теле һәм химиядән  200 балл җыеп ныклы белем алуларын, имтихан тапшыручыларның иң алгы сафында баруларын  расладылар.

 – Мондый уңыш укучыларыбызга гел дә елмаймый шул, – ди Минзәләдәге 2 нче лицей директоры Наил Сайман улы Габдуллин. – Бу безнең төбәк мәктәпләре өчен дә яңалык, шатлыклы хәбәр булды. Рус теле һәм химиядән йөзәр балл җыючы кызыбыз  Дарья Дяшкина бик тырыш, сәләтле кыз. Киләчәктә табиб булырга  хыяллана, биологиядән дә, башка фәннәрдән  дә имтиханны әйбәт тапшырды, Алтын медаль иясе. Әлбәттә, әлеге уңышларда укытучылары, аерым алганда  Светлана Мельникова һәм Гөлнара Рәхматуллинаның химия,  рус теле һәм әдәбятыннан  тирән белем бирүләре белән беррәттән,  кызларының киләчәк язмышы өчен җан атып торучы, төпле тәрбия бирүче әти-әниләренең ролен дә билгеләп үтәргә кирәк. Дарьяның әнисе  Наталья да шушы  мәктәпне тәмамлады, бүгенге көндә  реабилитация үзәгендә хисапчы булып эшли. Кызының төгәл фәннәрне су кебек эчүенә  шуңа да гаҗәпләнергә кирәкмидер.

                                                                   Альберт САБИР


                                                              Фотолар мәктәп архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ