Логотип Магариф уку
Цитата:

«Таян Аллаһка» бәйгесендә Чәчмә әсәр номинациясендә 3 нче урын иясе – Илшат Билалов.

Чәчмә әсәр номинациясендә 3 нче урын Илшат Винзел улы Билаловка бирелде. Казан шәһәренең Сугыш ветераннары госпиталендә хирургия бүлеге мөдире булып эшли ул. Конкурска 180 битлек әсәрен тәкъдим итте. Әлеге әсәрдән бер өзек белән уртаклашабыз.

Әбием догалары

Хаҗәр апа авырый башлаганга менә ике ай инде. Хәле авырайганнан-авырая бара. Башта бик каты башы әйләнде, хәзер кулларының, аякларының бөтенләй көче бетте, гәүдәсенең бер ягы йөрми диярлек, утырып торырга да хәле юк.

Җәй башларында сугышта үлгән Зиннәтулласы аның төшенә кергән иде. Сугышка хәтле үк бер-бер артлы гүр иясе булган балалары белән бергә ул Хаҗәр апа янына килгән имеш. Хаҗәр апа үзенең җан җылысы белән аларны кочакларга, башларыннан сыйпарга теләде. Балалары алдында үзен гаепле итеп сизде ул, вакытында аларга ана назы бирә алмаган төсле тоелды аңа. Ләкин ниндидер яшерен киртә очрашырга ирек бирмәде.

...Бер атна эчендә, тамаклары шешеп, бер-бер артлы биш баласы үлеп китте. Ник аларны хастаханәгә алып бармадылар икән? Үләрләр дип кем уйлаган? Дөресен генә әйткәндә, алар көндезен эшләп, уйнап йөрделәр дә кичкә, тыннары кысылып, хәлләре авырайды һәм иртәнгә җан бирделәр. Бөтен районга бер булган фельдшер килеп өлгерә алмады. Биш баласын берьюлы югалткан ана айдан артык урын өстендә аңсыз яткан иде. Ул вакытта хәтта район үзәге хастаханәсендә дә аның исән калуына беркем ышанмады.

Төшендә Зиннәтулласы Хаҗәр апа янына килеп:

  • Борчылма, зур бәйрәмне бергә каршы алырбыз, дип кисәтергә генә өлдерде. Ләкин нинди бәйрәм икәнен әйтмәде.

Бу төш нишләптер яңадан Хаҗәр апаның исенә төште. Әгәр инде ире ноябрь яисә яңа ел бәйрәме турында әйткән булса, әле тагын ике-өч ай урын өстендә ятасы була. Ул үзенең, терелеп, аякка баса алмаячагын яхшы аңлый, яше дә бит җитмеш бишкә җитеп килә. Яңа елга каршы гына үлмәсә ярар иде, балаларга, оныгына бәйрәмне бозасы килми аның.

Уйлар дулкыны Хаҗәр апаны кайларга кадәр алып барган булыр иде, мәктәптән яраткан оныгы Наил кайтып керде. Кайту белән ул:

  • Хәлләрен ничек, әбием? дип, әбисен кочаклап та алды. Әйбәт дигәндәй Хаҗәр апа башын селкеде. Әбинең оныгын яратуы чиксез иде, шуны сизепме, оныгы да әбисенә бик бәйләнгән. Бәйләнмичә хәле дә юк, Хаҗәр апаның кызы, Наилне тапкач, өч айдан эшкә чыкты. Наил туганнан бирле әбисе янында. Әти-әнисе иртүк эшкә чыгып китәләр, кич белән генә кайталар. Яшь чакта биш баласына бирә алмаган назын, Хаҗәр апа бу балага бирергә тырышты. Аннары, үз балаңны ярату белән оныкларыңны ярату бөтенләй төрле була икән. Яшьлек белән балаларга башкача карыйсың төсле, ә оныкларны яратуны аңлатып та булмый, ул якынлыкны әби булгач кына аңлыйсың, күрәсең. Менә бүген дә, оныгы кайткач, Хаҗәр апа, торып, ашарга әзерләмәкче иде дә, каһәр суккан авыру урыныннан торырга ирек бирмәде. Наил, иртән әнисе пешереп калдырган ашларны җылытып, әбисенең бүлмәсенә алып керде:
  •  Әйдә, әбием, ашап алабыз, дип, әбисен кашыктан ашатмакчы булды. Менә инде бер атна Хаҗәр апаның кашык тотарлык та хәле юк. Әбисе:
  •  Юк, дип, башын гына селкеде.
  • Алайса, яныңда торсын, бәлки ризык исе аппетитыңны күтәрер, дип, Наил алып кергән ризыкларын әбисенең караваты янында торган урындыкка куеп калдырды.

Хаҗәр апа, стенада эленеп торган сәгатькә карап, көндезге намаз вакыты җиткәнен аңлады. Ул, күзләрен йомып, эченнән генә догалар укырга кереште. Сигез яшеннән бирле бер вакыт намазын калдырмаган кызны каты авыру да бу фарыздан туктатмады. Инде менә бер атна ул ураза тотарга тырышты. Авыру кешегә ураза тотмаска яраганлыгын белсә дә, гомере буе бер көн дә калдырмаган кеше буларак, актык көннәрендә башкача булдыра алмады. Бу – аның өчен фарыз гына түгел, тормыш тәртибе һәм күңел ихтыяҗы иде. Намаздан соң һәрвакыт Хаҗәр апа балаларына, аеруча яраткан Наиленә, фәрештәләрнең ярдәмнәрен сорап, теләкләр тели.

Үзе ашап туйгач, Наил яңадан әбисе янына керде:

  • Әбием, әйдә инде ашап ал, чәй булса дә эч, менә мин сиңа җимешләр белән тәмле чәй ясадым.
  • Рәхмәт, улым, бер дә эчәсем килми, дип, бөтен көчен җыеп пышылдады Хаҗәр апа һәм йоклаган төсле күзләрен йомды.

Кичкә таба кызы белән кияве кайттылар.

  • Әнием, әбием тагын бернәрсә дә ашамады, мин аңа чәйләр дә әзерләдем, дип зарланып каршы алды Наил аларны.
  • Ярар, улым, хәзер бергә ашатырбыз, бәлки әбиең ятып ашарга теләмәгәндер, диде әнисе, малаен тынычландырып.

– Хәерле кич, әни, хәлләрең ничек? – кияве Таһир да Хаҗәр апаның хәлләрен белеп чыкты. Аның артыннан Наҗия кереп:

  • Әйдә, әни, ашап алабыз, диде.

Хаҗәр апа күзләре белән сәгатькә күрсәтте һәм:

  • Кияүне, Наилне ашат, миңа иртә әле, дип пышылдады.

Наҗия, әнисенең ураза тотканын аңлап, авырганда ураза тотмаса да була бит инде, болай да хәле юк, дип борчылса да, бер сүз дә дәшмәде.

Караңгы төшеп килә. Таһир Хаҗәр апаны ванна бүлмәсенә күтәреп алып керде, Наҗия әнисен чишендереп, юындырды, тәһарәтләндерде. Чиста киемнәрен кидерткәч, Хаҗәр апаны кияве яңадан үз урынына чыгарып салды. Хаҗәр апа киявен шулай борчыганга үзен бик уңайсыз хис итә, ләкин берни дә эшли алмый, юынганнан соң тәннәре рәхәтләнеп китә иде. Ул, кызы белән киявенә рәхмәтен белдереп:

  • Алланың рәхмәте яусын үзләренә, дип дога кылды. Шуннан соң гына ярты чынаяк чәй эчте, ризыклар капкалады.

Көн артыннан көн үтеп, ураза ае да узып китте. Бүген Хаҗәр апаның төшенә яңадан Зиннәтулласы керде.

  • Әзерлән, балаларың, бәйрәмне каршы алырга өстәлләр әзерләп, сине көтеп торалар, диде ул.
  • Менә вакытым да килеп җитте, Аллага шөкер, бик озак борчып ятмадым, дип уйлап куйды Хаҗәр апа уянгач.
  • Хәерле иртә, әбием, бәйрәм белән! дип, Наил торуга әбисе янына ашыкты. Ул ничек кергән булса, шулай тиз генә чыгып та китте. Әбисе елмайды гына, күпме теләсә дә, оныгына җавап кайтарырга теле тыңламады. Хаҗәр апа үлемнән курыкмый, аны бакыйлыкта балалары, ире көтә. Ләкин бу дөньяда бер бик үкенечле эше кала аның. Ул яраткан оныгын мәктәпне бетергәнче генә үстермәкче иде. Аны укудан каршы алып, ашарларына әзерләп тормакчы иде дә бит, булмады шул. Хаҗәр апа күзләрен тутырып ачты, оныгын чакырырга теләп, янында торган урындыкны селкетте.
  • Әбием, нәрсә кирәк? дип, Наил бүлмәгә чабып керде. Хаҗәр апа, күзләрен йомарга куркып, озак кына оныгына карап торды. Күзләрен йомса, кабат ача алмам дип курыкты ул. Әбисе бер сүз дә дәшмәгәч, Наил бүлмәдән чыгып китәргә ашыкты. Хаҗәр апа тагын урындыкны төртте.
  • Әбием, су эчәсең киләме? дип, оныгы яңадан бүлмәгә керде.
  • Эх, шушы актык минутларымда оныгыма туйганчы карыйсы иде, дип уйлады әби.

– Әнием, әбиемнең су эчәсе килә ахры? – дип, Наил аш бүлмәсенә керде. Анда әнисе, “таба исе чыгарып”, коймак пешерә иде. Фатирга тәмле ис таралды.

– Мә, улым, эчертеп кара, – дип, Наҗия Наилгә җимешле чәй салып бирде. Ләкин Наил күпме генә тырышмасын, әбисе бер тамчы да эчмәде. Хаҗәр апа, хәлсезләнеп, күзләрен йомды һәм актык тапкыр яраткан оныгы бәхетенә эченнән генә догалар укый башлады. Наил алып кергән чынаягын урындыкка куйды да телевизор карарга ашыкты. Күпме вакыт узгандыр, Хаҗәр апа, урындык селкетеп, яңадан оныгын чакырды. Урындыкта торган чынаяктагы чәй идәнгә түгелде.

– Әбием, анда шундый кызык кино бара, ә син мине һаман чакырасың да чакырасың, ни кирәген әйт тә тизрәк, мин алып килермен. Менә чәеңне дә түккәнсең.

Хаҗәр апа, бөтен көчен җыеп, оныгының кулын битенә китерде. Соңгы тапкыр оныгының исен тоеп калмакчы иде дә, хәлсезләнеп, күзләрен йомды, аңын югалтты. Бу вакытта, куркып, әнисен чакырырга чыгып йөгергән оныгын ул инде ишетмәде.

Улы кычкырган тавышка Наҗия апа да килеп җитте. Әнисенең хәле начарланганны күреп, ул ашыгыч ярдәм чакырырга ашыкты. Ак халатлы табиблар бүлмәгә кергәндә Хаҗәр апа бик авыр сулап ята иде. Ул укол ясарга әзерләнгән кулны читкә этеп җибәрде һәм мине җәфаламагыз дигәндәй, берничә тапкыр тирән сулыш алды да җан бирде.

 

...Наил әкрен генә җыелма баскычтан менеп бара. Менеп җиттем дигәндә, баскыч кинәт авып китте, ул башы белән диванга егылып төште, муенын бик каты авырттырды. Шулвакыт янына әбисе килеп, догалар укый-укый, оныгының башыннан, аркасыннан сыйпады. Наилнең авыртуы басылды. Кинәт кечкенә Наил Рәфис исемле икенче бер егеткә әйләнде имеш. Наил, төшендә күргәннәреннән куркып уянып китте, торып ук утырды. Йөрәге дөп-дөп тибә, уңайсыз ятканга муены авыртып куйды. Ул, башын төрле якка боргалап, авыртуны киметергә тырышты. Бүлмәдә караңгы, тып-тыныч, янында яраткан хатыны Резидә йоклап ята. Сәгатенә карады, вакыт биш тулып килә иде.

– Әле иртә, – дип уйлап, Наил яңадан урынына яткан иде, муены кабат авырта башлагач торырга мәҗбүр булды. Хатынын уятмас өчен, ул әкрен генә йокы бүлмәсеннән чыкты. Муенын боргалап, төрле күнегүләр ясады, салкын су белән битен юды. Юынгыч өстендә эленеп торган көзгедәге мыеклы матур егеткә күз кысып, кызык, егерме ел элек үлгән яраткан әбием моңа кадәр бер дә төшкә кергәне булмады. “Ул миңа нәрсә әйтергә теләде икән?” дип, төшне ничек юрарга да белмәде. Көзге кинәт парланып, сурәт юкка чыкты. Ул тиз генә кулы белән көзгене сөртте, аның мыеклы йөзе тагын пәйда булды. Кечкенә чагында авырып китсә, әбисе бик еш аны үзе генә белгән догалары белән дәвалый иде. Наил, бер мизгелгә күзен йомып, төшендә күргәннәрен күз алдына китерде. Муенының авыртуы басыла төште кебек. Ул ашыкмый гына кырынды, душта юынып чыкты. Сәгатен карап алды, вакыт әле барыбер иртә иде. Аш бүлмәсенә кереп, иртәнге аш әзерләргә кереште. Кинәт артыннан:

  • Хәерле иртә, сөеклем, дип, хатыны Резидә кочаклап алды. – Ник иртә тордың? Уянып китсәм, син янымда юк. Башта куркып киттем, аннары кухнядан килгән тәмле исләрдән синең монда икәнлегеңне аңладым.
  • Хәерле иртә, Резидәкәй. Әбием уятты, шуннан йоклый алмадым, торып ашарга әзерләргә уйладым, диде дә, борылып, әбисе төсле, хатынының аркасыннан сөйде. – Әйдә, утыр, чәй кайнады, ашарга әзер.
  • Тукта, нинди әбиең уятты? Телефоннан шалтыратыпмы? Мин әллә уянып җитмәдемме, әллә синең турында нәрсәнедер белмимме, синең әбиең юк бит? дип аптырады Резидә, иренең күзләренә карап.
  • Әбием төшемә кереп уятты, моңа кадәр бер дә төшемә кергәне юк иде, бүген менә беренче тапкыр күрдем. Мине бит кечкенәдән әбием үстерде. Ул мине бик ярата иде. Мин бит “әби малае”. Әнием мине тапкач, өч айдан ук эшкә чыккан, әтием дә иртәдән кичкә хәтле эштә иде.
  • Әбиең төшеңә ничек керде? дип кызыксынды Резидә.
  • Ничек керсә дә, хәерлегә булсын. Ярар, әйдә ашарга утырыйк, чәйләр суына, иртә белән вакыт тиз үтә, Наил сүзен бүлеп, хатынын ашарга утыртты һәм, – карт белән карчык кына иртәнге вакытның узганын сизмичә утыра алалар, ә безнең эшкә барасыбыз бар, – дип, чәйләр ясый башлады.
  • Әйдә утыр, үзем ясыйм, диде Резидә, урыныннан торып. Наил тиз генә ашап, ашыга-ашыга киенә башлады. – Кая ашыгасың, иртә бит әле? Минем сиңа әйтәсе сүзем дә бар иде.
  • Бүген җомга бит, үзең беләсең, авыруларны профессор үзе карап чыга торган көн, язу эшләре бик күп, Иртәрәк барсам, бәлки иртәрәк бушармын. Кайткач иркенләп утырып сөйләшербез, диде дә Наил хатынының битеннән үбеп алды.
  • Ярар алайса, кичен сөйләшербез, дип, Резидә ирен озатып калды.

Матур март ае иртәсе. Көннәр җылыта башлаган булса да, бүген салкынча. Аяк астында әле кар шыгырдый. Урамда кешеләр кайсы кая ашыга. Наил дә алар белән бергә үзе эшләгән хастаханәгә таба бара.

 

Автор фотосы.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ